news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы Мәләкәс авыл җирлегендә яшәүчеләренең 34 проценты референдумда тавыш бирде

Узган елда үзара салым акчасын 300 сумнан җыйганнар.

(Тукай районы, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районының Мәләкәс авылы җирлегендә халык үзара салым референдумында активлык күрсәтә. Мәләкәс, Яңа Ерыклы, Калинино, Куаклы авылларында яшәүчеләреннең 34 проценты тавыш биргән. Бу хакта "Якты юл" газетасы хәбәр итә. 

Мәләкәс авылында гомер итүче 79 яшьлек Михаил Самойлов иртәннән бирле сайлау участогында. "Былтыр, мәсәлән, үзара салым акчасын 300 сумнан җыйдылар. Хөкүмәт акчасын да кушкач, 2 миллионга якын булды. Ул урамнарны яктыртырга җитте, парк территориясен койма белән әйләндереп алдылар", - ди ул.

"Мәләкәс hәм Яңа Ерыклы авылларында юллар ясадылар. 2016 елда үзара салымнан җыелган акчага МТЗ-80 тракторы сатып алган иделәр. Бик кирәк иде ул, хәзер урамнарны чистартуда, чүп җыюда проблема юк. Киләсе елда да шул эшләрне дәвам итәсе бар бит. Җитәкчеләр мин яшәгән Үзәк урамны да карарга вәгъдә итә. Бездә балалар да күп, алар өчен балалар мәйданчыгы төзесәләр дә бик әйбәт булыр иде", - диде Михаил Самойлов.

Үзара салым авыл халкының проблемаларын хәл итүнең отышлы алымы. Биш ел элек кабул ителгән республика программасы үзен аклый, гражданнар бүген аның мөмкинлекләреннән тулысынча файдаланырга тырыша. Шуңа күрә елга бер тапкыр җыела торган акча күләмен арттырырга да кешеләр үзләре тәкъдим итте, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot