news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы мәктәпләрендә куркынычсызлык атналыгы башланды

Бу көннәрдә алар балалар һәм аларның әти-әниләре каршында юлда үз-үзеңне тоту турында чыгышлар ясаячаклар.

(Тукай районы, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). 21 сентябрьдән 28енә кадәр Тукай районы ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык атнасы үткәрәчәкләр, дип яза җирле басма.

Бу көннәрдә алар балалар һәм аларның әти-әниләре каршында юлда үз-үзеңне тоту турында чыгышлар ясаячаклар, балаларны яктылык кайтаручы элементлар кергән киемнәрдән йөртүгә зур игътибар биреләчәк, мәгариф учреждениеләрендә юл иминлеге паспортлары төзеләчәк яки яңартылачак, «өй – мәктәп – өй» куркынычсыз маршруты схемалары барланачак, ул күренә торган урынга эленәчәк, юл һәлакәтләре аеруча күп була торган участоклар, җәяүле балалар өчен куркыныч тудыручы территорияләр күздән кичереләчәк, дип хәбәр итәләр ЮХИДИ бүлегеннән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100