news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү хезмәткәрләре өчен семинар үтте

Семинарның төп өлешендә катнашучыларга I дәрәҗәдәге дипломнар, ә читтән торып катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

(Тукай районы, 8 март, "Татар-информ","Якты юл"). Тукай районы Круглое Поле поселогының «Голубой вагон» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү хезмәткәрләренең республикакүләм семинары үтте. Семинарда Татарстанның 13 район һәм шәһәреннән килгән 35 педагог катнашты, моннан тыш Россия төкләрендә эшләүче тәрбиячеләрнең дә эшләре күрсәтелде, дип яза җирле басма.

Катнашучыларны тәбрикләп «Голубой вагон» балалар бакчасы мөдире В. Сафина һәм Яр Чаллы шәһәре педагогия университетының педагогика һәм психология кафедрасы доценты, педагогик фәннәре кандидаты Т. Бабыкина чыгыш ясадылар. Балалар бакчасы сабыйлары семинарда ктанашучыларга үзләренең музыкаль номерларын күрсәттеләр.

Семинар-практикум барышында тәрбиячеләр педагогика эшчәнлегендә килеп чыккан актуаль мәсьәләләр турында сөйләштеләр, бер-берсе белән фикер алыштылар.

Семинарның төп өлешендә катнашучыларга I дәрәҗәдәге дипломнар, ә читтән торып катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100