news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы мәктәбендә чүп-чарны төрләргә аерып җыю турында сөйләштеләр

Якын араларда районның табигатьне саклау буенча стратегиясе билгеләнәчәк, бүген яңгыраган уй-фикерләр дә документның нигезенә ятырга мөмкин.

(Тукай районы, 26 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл", Алена Фазылова). Тукай районы Иске Дөреш мәктәбендә экология белеме hәм мәктәп укучыларын каты-көнкүреш калдыкларын аерым җыярга өйрәтү буенча мәгариф конференциясе узды. Анда чүп-чарны төрләргә аерып җыю турында сөйләштеләр. Бу турыда җирле басма яза.

Әлеге чарада район мәктәпләренең биология, химия, география фәннәре укытучылары, Чаллыда чүп-чарны  компаниясен алып баручы «Проминдустрия» предприятиясе, төрле экологик хәрәкәт вәкилләре, ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе идарәсе белгечләре, рус география җәмгыятенең Яр Чаллы җирле бүлеге җитәкчеләре катнашты. Барлыгы җитмешләп кеше.

Конференциядә катнашучылар әлеге теманы төрле яклап өйрәнде. Якын араларда районның табигатьне саклау буенча стратегиясе билгеләнәчәк, бүген яңгыраган уй-фикерләр дә документның нигезенә ятырга мөмкин.

Халыктан пластик шешәләр, полиэтилен, кәгазь, металл җыялар. Чаллыда аларны җыю өчен махсус контейнерлар урнаштырганнар. Бер-ике ел эчендә кешеләр чүп-чарны аерым җыюга өйрәнеп килә.

Район мәктәпләрендә экология тәрбиясе максатыннан экотүгәрәкләр эшли. Киңәшмәдә аларның җитәкчеләре тәҗрибә белән уртаклашты.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100