news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы Әҗмәкәй авылы үзара салым акчасын җыю буенча актив эш алып бара

Әлеге җирлектә 2018 елда һәрбер кешедән җыела торган акчаның күләме 300 сум булган, 2019 елда ул 500әр сум итеп планлаштырыла.

(Тукай районы, 10 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл", Эльвира Абдуллина). Тукай районында үзара салым акчасын җыюда бүген иң активларның берсе булып Әҗмәкәй авыл җирлеге исәпләнә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Биредә авыл халкының гомуми саныннан 87 проценты үзара салым җыюда катнашкан.

Әлеге җирлектә 2018 елда һәрбер кешедән җыела торган акчаның күләме 300 сум булган, 2019 елда ул 500әр сум итеп планлаштырыла.

Җыелган сумманың бер өлеше Яңа бистәсе эчендәге юлларны төзекләндерүгә, шулай ук паркка балалар өчен уен җайланмалары алырга, Әҗмәкәй авылында юлларны ремонтлауга, зират территориясен койма белән әйләндерүгә файдаланылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot