news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы мәгариф оешмаларында Яңа ел алды бәйгеләренең җиңүчеләре аталды

«Кышкы әкият» темасына кар сыннары ясауда балалар бакчалары арасында беренче урын Калмаш авылының «Ләйсән»енә бирелде.

(Тукай районы, 11 гыйнвар, "Татар-информ", "Якты юл").  Тукай районының мәгариф учреждениеләре арасында Яңа ел алдыннан кар фигуралары ясауга, тематик плакатлар әзерләүгә һәм Яңа ел чыршысы бизәүгә конкурс игълан ителгән иде. Бәйрәм алдыннан бәйгенең җиңүчеләре игълан ителде һәм аларга истәлекле бүләкләр, Грамоталар, Рәхмәт хатлары тапшырылды, дип яза җирле басма.

«Кышкы әкият» темасына кар сыннары ясауда балалар бакчалары арасында беренче урын Калмаш авылының «Ләйсән»енә бирелде. Фигуралар күп булмаса да, аларның һәрберсе төгәл һәм матур итеп, темасына туры китереп эшләнгән иде, дип бәя бирделәр бу коллективка жюри әгъзалары. Икенче урында Бәтке авылының «Аленушка», өченче урында Яңа Бүләкнең «Сәйлән» бакчасы.

Яңа ел плакатларына бәйгедә беренчелекне «Татарстан» совхозы поселогының «Лебедушка» бакчасыннан София Елкина, икенче урынны Бәткенең «Аленушка»сыннан Вадим Саламатов, өченче урынны Боерганның «Кызыл калфак» балалары алды. Түбән Суыксуның «Ак каен» коллективы иң иҗади якын килүче буларак бәяләнде.
Яңа ел чыршысы бәйгесендә Түбән Суыксуның «Ак каен» бакчасы коллективы җиңде. Икенче урынны Бәткенең «Аленушка»сы алды, өченчегә Куадының бакча-башлангыч мәктәбе чыкты.

Бәйгеләрдә катнашкан мәктәпләр дә аерым бәяләнде. «Иң яхшы Яңа ел плакаты» буенча беренчелекне Түбән Суыксу, икенче урынны Калмия мәктәпләре, өченче урынны Иске Абдулның 9нчы сыйныфы алды. Теләнче Тамакның интернат-мәктәбе иҗади яктан иң якын килүче дип билгеләнде.

Яңа ел чыршысын иң матур итеп бизәүчеләр дип Бәтке мәктәбеннән Анастасия Мырсикова, Кнәздән Элина Ямиева, Комсомолец поселогыннан Эмилия Веретенникова табылды.

Кар сыннары ясауда Теләнче Тамакның интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр иң осталары булды. Калмаш мәктәбе укучыларына – икенче, Кече Шилнә мәктәбе укучыларына өченче урын бирелде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100