news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы өлкәннәренә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре бәйрәм бүләк итте

Гөлзада Рзаева сәхнә эшчәнлеген башлавына 50 ел тулуга багышланган иҗат программасы тәкъдим итте.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Поселокка махсус концерт программасы белән танылган сәнгать остасы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева җитәкчелегендә «Энергетик» мәдәният сарае хезмәткәрләре килде. Алар Гөлзада Мөхәммәт кызының сәхнә эшчәнлеген башлавына 50 ел тулуга багышланган иҗат программасы тәкъдим иттеләр. Чара Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында үткәрелде. Бу хакта "Якты юл" газетасы яза.

Гөлзада Мөхәммәтовна зал тутырып килгән ак яулыклы әбекәйләр һәм ыспай итеп киенгән ир-атларны һаваны ярып үтә торган иркен күкрәк тавышы белән сәламли. Өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп, күңелгә үтеп керерлек җылы сүзен таба. Һәрвакыттагыча, шулкадәр оста итеп, зал белән сәхнә арасын бәйләде. Әйтерсең, без биредә барыбыз да бер-беребезне күптәннән беләбез, рәхәт, җылы мохит урнашты һәм ул кичәнең ахырына кадәр шул бер сулышта барды. Биредә Гөлзада Рзаева исемләп белгән кешеләр шактый. Бөтен республикага танылган легендар алып баручы үзенең иҗади эшчәнлеген, нәкъ 50 ел элек, Әҗмәкәй клубында башлап җибәргән. Гөлзада Мөхәммәтовна ул көннәрне аерым җылылык белән искә ала.

"Мине, 10 сыйныфны тәмамлаган кыз баланы, ул вакыттагы «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Зыя Закирович Закиров Яңа төзелгән Әҗмәкәй авылы клубына эшкә чакырды. Мәктәптә укыганда ук авыл күләмендә үткәрелгән күп кенә чараларны алып барсам да, бу минем өчен бик зур җаваплылык иде", – ди Гөлзада Рзаева.

Олы тормыш юлына чыкканда сәләтен күреп алып фатиха биргән җитәкчегә, шушы җирлек халкына ихлас рәхмәтле булуы сизелеп тора. Беренче хезмәт хакын алган кызның, сөенечтән, Әҗмәкәйдән Кызыл Чаллыга кадәр йөгерә-сикерә кайтуы, шатлана-шатлана, һәр туганына күчтәнәчләр алуы – барысы да күз алдына килеп басты. Ә аннары күпме чаралар уздырылган. Аның шәһәр демонстрацияләрен алып баруы турында хәзер дә сокланып сөйлиләр.

Укып, диплом алып кайткач, Гөлзада Чаллы шәһәре мәдәният йортында директор булып эшли башлый. Аның кабатланмас таланты, иҗади сәләте «Энергетик» мәдәният сараенда эшләгән елларында тулысынча ачыла. Үзен ул шәһәр һәм авыл чараларын, бәйрәмнәрне искиткеч осталык белән алып баручы диктор, югары оештыру сәләтенә ия җитәкче, сценарист буларак танытты. Аның инициативасы белән һәм ул язган сценарийлар буенча, менә ничә ел инде якташлар очрашулары үткәрелеп килә. Күпме яшь талантларны үстергән, зур сәхнәгә чыгарган остаз да ул.

Бу көнне дә залдагылар өчен үзенең искиткеч тавышы белән, тәндәге бала йоннары кабарырлык итеп, шигырь дә укып бирде, бу кичәне җепкә тезгәндәй бик матур итеп алып та барды. Залда утырган һәркемнең күңеленә юл тапты. Урыны белән күзләр чыланды, күңелләр тулды. Гөлзада Мөхәммәтовна әйткән һәр сүз – «иләк аша үткән», тормыш сынавын узган сүз. Аларның уйландырган урыннары, тәрбия чарасы булырдай җирләре күп булды.

Концертны ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган композитор Ринат Гобәйдуллин, Нияз Хаматшин, Федор Кузнецов, Динара Мусина, Резеда Алмакаева, Илнур Фәйзуллин башкаруындагы берсеннән-берсе матур җырлар бизәде.

Өлкәннәрне «Гигант» хужалыгы җитәкчесе Риф Имамов, Әҗмәкәй авыл җирлеге Советы исеменнән, җирлек башлыгы урынбасары Кадрия Госманова җылы тәбрикләде.

Аннары Гөлзада Рзаева сәхнәгә озак еллар бергә яшәгән парларны чакырды. Бу да бәйрәмгә җанлылык бирде. Аларга район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге әзерләгән бүләкләр тапшыру мизгелләре бик дулкынландыргыч булды. Сәхнә түренә чыккан авылдашларын тамашачы ихлас алкышлады. Иске Гәрдәле авылында яшәүче Әхмәтвәли һәм Мәгъсүмә Габдрахмановлар 59 ел бергә гомер итәләр, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, икесе дә гомер буе «Гигант» хуҗалыгында эшләгәннәр. Әҗмәкәй авылыннан Шәйхенур һәм Әнисә Галимҗановлар 57 ел парлы тормыш итәләр, 3 бала үстергәннәр, Шәйхенур абый да озак еллар шушы хуҗалыкта хезмәт куйган, җәмәгате Әнисә апа ФАПта санитарка булып эшли. Яңа поселогыннан Дамир һәм Суфия Галиевлар тиздән үзләренең 55 ел бергә яшәүләрен билгеләп үтәчәкләр. Алар икесе дә «Гигант» хуҗалыгында эшләгәннәр, 3 ул һәм 1 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Яңа Сарайлыдан Гапсәлам һәм Рәхимә Гарипова да 55 ел тигез гомер кичерәләр, алар икесе дә «Гигант» хуҗалыгында эшләгәннәр, ике балалары бар. Менә нинди парлар яши биредә. Үзләре дә мактаулы хезмәт юлы үткәннәр, илгә-көнгә таяныч булырдай балалар үстергәннәр.

«Гигант» хужалыгы җитәкчесе бу көнне өлкәннәргә дә, Яңа поселогы мәктәбе коллективы өчен дә табын әзерләткән иде. Бәйрәм концертыннан соң дустанә сөйләшү табын артында дәвам итте, бер гаиләдәй гөрләшеп, кичәдән алган тәэсирләрне уртаклашып, рәхәтләнеп чәй эчтеләр.

Без киткәндә, озата чыккан тамашачылар, кабат-кабат, мондый матур үзенчәлекле бәйрәмне оештырган өчен, җирле җитәкчеләргә, Гөлзада Рзаева җитәкчелегендәге «Энергетик» мәдәният сарае коллективына рәхмәтләрен газета аша җиткерергә гозерләделәр.

Озак еллар «Гигант» хуҗалыгында эшләгән хезмәт ветераны Рәмзия Яхина болай диде: "Минем өчен бу очрашу шулкадәр истәлекле булды. Гөлзада Рзаева безнең беренче җитәкчебез Зыя Закировичны искә алды. Институт бетереп, хуҗалыкка агроном булып кайткач, аның кул астында эшли башладым. Шул еллар, барлык яшьлек хатирәләре яңарды. Чарага авыл җирлегенә кергән барлык өлкәннәрне чакырганнар, алып килгәннәр. Әҗмәкәй авылында яшәүче бергә эшләгән хезмәттәшләрем белән очраштым. Рәхәтләнеп аралаштык, сөйләштек. Күршем Гәүһәр апаны мәҗбүриләп, җитәкләп алып бардым, ул поселокка Иске Гәрдәледән күчеп килгән. Бәйрәмдә элекке күршеләрен очратты. Барыбыз да рәхәтләнеп ял иттек, чәй табыны артында сөйләшеп утырдык. «Бер очрашу – үзе бер гомер» дип, юкка гына әйтмиләр бит. Мондый очрашулар соңгысы булмасын." 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100