news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы өлкәннәре ГТО нормативларын тапшырды

ГТО нормативларын тапшыруда 40тан артык кеше катнашты.

(Тукай, 30 июнь, "Татар-информ", "Якты юл"). Шушы көннәрдә Тукай районында пенсия яшендәге ир-атлар һәм хатын-кызлар ГТО нормаларын тапшырды. Чара Яңа поселогында узды, дип яза җирле басма.

Өлкәннәр ике километрга йөгерде, скандинавия төре буенча атлап йөрде, гәүдәне күтәрү, кул, аякларны йөртү буенча төрле гимнастик күнегүләр ясады. ГТО нормативларын тапшыруда 40тан артык кеше катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot