news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы өлкәннәр ункөнлегенә әзерләнә

«Супер әби» һәм «Супер бабай» район бәйгеләре үткәреләчәк

 (Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). 1 октябрь көнне Тукай районы үзәк хастаханәсендә Ачык ишекләр көне уздырыла. Теләнче Тамактагы картлар һәм инвалидлар йортында игелекле чара үткәрү планлаштырыла.

Мәгариф учреждениеләрендә «Игелек һәм хөрмәт көне», «Изге йөрәк», «Күңел җылылыгы – сезгә!» һәм башка шундый темаларга акцияләр, ветеран педагоглар белән түгәрәк өстәлләр узачак. 17 октябрь көнне Круглое Поле мәдәният йортында «Супер әби» һәм «Супер бабай» район бәйгеләрен үткәрү күздә тотыла. Ялгыз яшәүче өлкәннәрнең ихаталарын җыештыру да декада планына керә. Өлкәннәр өчен стационарларда, ветераннар госпиталендә һәм башка шундый учреждениеләрдә сәламәтләндерү чаралары, социаль һәм медицина ташламалары белән тәэмин итү исә ел буена дәвам итә, дип яза районның “Якты юл” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100