Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы Кызыл Байрак авылында авыл бәйрәме үтте
Соңыннан, бәйрәмгә җыелучылар, алган тәэсирләрен уртаклашып, рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә тәмле коймак белән чәй эчтеләр.
(Тукай районы, 22 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл", Гөлшат Салихова). Тукай районы Кызыл Байрак авылының бик матур урынында, төзекләндерелгән чишмә янында, авыл бәйрәме узды. Жәяүләп тә, машиналарына утырып та халык авыл башындагы урман буена агылды, дип яза җирле басма.
Бәйрәмдә авыл халкы да, кунакка кайтучылар да бик күп иде. Бәйрәмгә махсус кайткан Ильмир Ямалов үзенең жор сүзле булуы, дәртле җыр-моңнары белән халыкны үзенә каратты. Мусабай-Завод авылының жырчы кызлары, егетләре бер-бер артлы дәртле жырларын бүләк иттеләр. Күршеләребез – Таулы Дөреш авылыннан килгән кунаклар да кыстатып тормадылар. Баянга кушылып, моңлы җырларын суздылар.
Кызыл Байракта туып-үскән Фирдәүсә Әхмәтшина чишмә турында, бәйрәм табыннарының күрке булган бәлеш турында үзе язган шигырьләрен укыды һәм бик матур җырын бүләк итте. Бәйрәмгә Татарстанның халык артисты, Яр Чаллы Дәүләт драма театры артисты Инсаф Фәхретдинов та чакырулы иде. Ул үзенең чыгышында Кызыл Байрак авылы халкы өчен шундый күңелле бәйрәм оештыручыларга рәхмәтләрен житкерде, авылларда чишмәләргә зур игътибар бирелүен, аларның онытылмавын, югалмавын әйтеп китте. Бәйрәмдә балалар өчен махсус мәйданчык эшләде. Анда мастер-класслар оештырылды. Кечкенәләр китаплар укыдылар, рәсемнәр буядылар.
Соңыннан, бәйрәмгә җыелучылар, алган тәэсирләрен уртаклашып, рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә тәмле коймак белән чәй эчтеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз