news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы курайчылары халыкара бәйгенең II дәрәҗәдәге дипломы белән бүләкләнделәр

Казан шәһәрендә «Весенние проталины» дип исемләнгән вокаль-хор һәм традицион-иструменталь башкару буенча I халыкара конкурс үткәрелде.

(Тукай районы, 17 апрель, "Татар-информ", "Якты юл"). Казан шәһәрендә «Весенние проталины» дип исемләнгән вокаль-хор һәм традицион-иструменталь башкару буенча I халыкара конкурс үткәрелде. Әлеге бәйгедә Тукай районы Яңа Бүләк авылының мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Мизгел» курайчылар ансамбле (җитәкчеләре Нәзир Гыймазетдинов) чыгыш ясады, дип яза җирле басма.

Курайчылар Айзат Якупов, Алмаз Бәдертдинов, Рәнис Ибраһимов, Әмир Мингалиев һәм Рәмис Садыйков «Музыкаль-инструменталь башкару» номинациясендә II дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot