news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Колыш авылында «Хәтер бизәге» дип исемләнгән бәйрәм узды

Бәйрәмгә әзерлекне авылда гомер итүче мөнәҗәтче-бәетче апаларны барлау, язмаларын туплаудан башлаган идек.

(Тукай районы, 11 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Колыш авылында «Хәтер бизәге» дип аталган әдәби-тематик очрашу уздырылды, дип яза җирле басма.

Татар фольклорында шактый зур кыйммәткә ия булган бер жанр яшәп килә. Ул бәет-мөнәҗәтләр. Мөнәҗәт гарәп-фарсы теленнән «Ходайга ялвару», «Дога», «Ходай белән яшерен әңгәмә», дип тәрҗемә ителә. Монда күбрәк йөрәккә, җанга, күңелгә үтә торган ихлас әсәрләрне һәм башкаручыларны табырга кирәк.

Бәйрәмгә әзерлекне авылда гомер итүче мөнәҗәтче-бәетче апаларны барлау, язмаларын туплаудан башлаган идек. Бүгенге бәйрәмебезгә без аларның үзләрен кадерле кунак итеп чакырдык. Шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигатьле, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, бишек җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре, болын, күлләре белән дан тота Колыш авылы.

Кичәбез моңлы җырларыбыз, матур сүзләребез, шигырьләребез белән үрелеп барды. Өлкәннәребез арасында иҗади күңелле, шигъри җанлы, моңлы кешеләребез дә күп.

Талантлы, эчкерсез, саф күңелле, бәетче-мөнәҗәтче апаларыбызның йөрәккә, җанга, күңелгә үтеп керерлек итеп көйләп укулары таң калырлык! Тәзкирә апа Авзалованың борынгы «Сак-Сок» бәетен көйләвен тетрәнеп тыңладык, Фәния апа Бәшированың «Фатыйма» бәете, Гөлсәрия Сәхәбиева белән Эльмира Ханнановаларның «Аш-суга мәдхия» дип исемләнгән мөнәҗәтләре күңелләргә хуш килде. Филига Минһаҗева, Гөлфинә Зәйдиеваларның моңлы җырлары, изге теләкләре күңелләргә май булып ятты. Авылдагы барлык дини йолаларны, гореф-гадәтләрне җиренә җиткереп башкаручы Фәнүзә апа Сабировага, шушы бәйрәмне әзерләгән мәдәният йорты хезмәткәре Эльмира Ханнановага, социаль хезмәткәр Гөлназ Хәммәтовага халык бик рәхмәтле булды. Бәйрәмебездә Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камилянов иң изге теләкләрен җиткереп, авыл халкының сорауларына җавап бирде.

Халык иҗаты әсәрләре сөйләгәндә һәм башкарганда гына җанлы булып, чын үз тормышы белән яши. Әйе, без бу кичәбез белән халкыбызның буыннан-буынга күчә һәм тулылана килгән үзенчәлекле хәтерен, сурәтле фикерләү белән үрелгән елъязмасын искә алып, әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең, үзебезнең яшьлегебезне урап кайттык, дип язган редакциябезнең «Вконтакте» социаль челтәрендәге битенә Боерган авылының башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Флүзә Сәлимова, диелгән район хәбәрендә.
 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100