news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы колыннарын сатып алырга чит төбәкләрдән дә киләләр

Узган елны алар 80нән артык ат сатканнар.

(Тукай районы, 28 гыйнвар, "Татар-информ", "Якты юл", Гөлчәчәк Вәлиева). Ат үстерүче, үрчетүче хуҗалыклар бүгенге көндә дә бар. Тукай районында Шиһапов, Шәйхетдинов, Юнысов, Хуҗин, Вилданов һәм Павлов фермерлык хуҗалыклары бары тик атлар үстерү белән генә шөгыльләнә, дип хәбәр итә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе. Барлыгы исә районда 640тан артык ат исәпләнә, дип яза җирле басма.

Күгәш авылында фермерлар Максим Павлов белән Вахит Тәхәвиев инде 12нче ел атлар үстерә, үрчетә. Икесе бергә алып барган уртак хуҗалыкта бүгенге көндә – 200 ат. Араларында бик күп титулларга ия чабышкы атлар да, шулай ук нәселле айгырлар да бар. Мал карау эшендә яллар юк, ел әйләнәсенә биредә эш кайный.
– Җәен дә, кышын да тынып тормыйбыз. Яңа көн, яңа эш дип көч куябыз. 2006 елдан бирле атлар үрчетү, сату белән шөгыльләнсәк тә, азмы-күпме яхшы табышка әле 2017 елның җәендә генә чыктык, – ди фермер Вахит Тәхәвиев.

Узган елны алар 80нән артык ат сатканнар. Хуҗалыкта нәселле авыр йөк атлары аерым фермада яши. Һәр атның үз паспорты бар.

– Әлеге нәселле айгыр, бияләрне күрәләр дә, үзләрендә дә үрчетү өчен колыннарын сатып алалар, – дип сөйли Вахит Фаяз улы. – Башка районнардан, чит регионнардан, бигрәк тә Башкортстан якларыннан киләләр.

Хуҗалыкка атларны сатып алу өчен генә түгел, экскурсиягә дә киләләр. Җәй айларында шәһәрдән яшүсмерләр күп җыела. Ат карау эшендә үзләренең кулыннан килгәнчә ярдәм итеп, атка утырып йөрергә өйрәнәләр, шулай ук атларның үзләренә дә кеше белән аралашу үзенә күрә бер юаныч булып тора. Күгәш, Сәмәкәй, күрше-тирә башка авылларга әби-бабайларына кунакка кайткан бала-чага да, бирегә килеп, атлар карарга ярата.

Вахит абый үзе тумышы белән шушы Күгәш авылыннан. Гомере буе җир, мал-туар эшендә булган.

– Әтием 30 ел колхозда бригадир булып эшләде, – дип сөйли ул. – Аның эшен дәвам итеп, 1998-2005 елларда мин дә бригадир булдым. Тик, заманалар үзгәреп, колхозлар таралгач, шул шартларга яраклашырга туры килде. Җир алып, атлар, үгезләр үстерә башладым, – дип сөйли Вахит Фаязович.

Шулай итеп, авыл хуҗалыгы гаилә эшенә әверелә. Вахит абыйның кызы хуҗалыкта исәп-хисап эшләрен алып бара. Кияве исә Вахит абыйның чып-чын ярдәмчесе. Атлар фермасында барлыгы биш кеше эшли. Шулай ук үзләренең мал табибы, ярыш атларының тренеры да бар.

Максим Павлов белән Вахит Тәхәвиевның киләчәккә ниятләп торган эшләре дә зурдан: «Әле моңанчы дәүләттән ярдәм алмыйча, бары тик үз көчебез белән генә эшләдек, үстек. Хәзер исә ит комбинаты булдыру нияте белән янып йөрибез. Үзебездә җитештерелгән итне үзебез эшкәртеп сату безнең максатыбыз. Бу өлкәдә, әлбәттә, дәүләт ярдәменнән башка бик авыр», – дип Вахит Фаязович планнары белән уртаклашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100