news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Кнәз авылында замана афәтенә каршы профилактик чара узды

Наркоманиягә каршы уздырылучы чараларның төп максаты – ул яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

(Тукай районы, 18 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Кнәз авылында замана афәтенә каршы профилактик чара узды. Кнәз авылында «Без наркотикларсыз планетада иминлек яклы!» тәрбияви чара узды. Кнәз авылы мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары белән берлектә үткәрелгән әлеге очрашуда Тукай районы үзәк хастаханәсе психиатры, наркологы Раил Богданов та катнашты, дип яза җирле басма.

Наркоманиягә каршы уздырылучы чараларның төп максаты – ул яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләр, исерткеч матдәләр куллануга карата тискәре караш булдыру. Балаларга файдалы мәгълүмат тупланган брошюралар өләшенде. Шулай ук «Тормыш агачы» акциясе оештырылды. Яшел кәгазь битләренә «2 сәгать тормышыңны нәрсәгә сарыф итә аласыз?» дигән сорауга җаваплар язып, аларны зур агач рәсеменә беркеттеләр. Укучылар, чарага килгән кунаклар әлеге биремне бик рәхәтләнеп, көлешә-көлешә башкарды. Бер сәгатьтән соң инде агачта бихисап күп яшел яфраклар пәйда булды һәм һәрберсендә позитив: спорт белән шөгыльләнергә, йолдызлар карарга, кызыклы фильмга барырга, дуслар белән йөреп керергә, велосипедта йөрергә...

Табиб Раил Дамирович балаларга наркотик матдәләрнең организмга нинди зыян салуы хакында сөйләде.

– Яшьләрне наркотик исереклеккә тартучы төп мотив – ул кызыксыну, татып карау теләге, яисә кемгә дә булса охшарга тырышу. Ә кайчагында наркотикларга өлкәнрәк дуслар да мәҗбүр итә ала, – дип аңлатты Раил Богданов. – Ялган фикергә ышанып, имеш, бер генә тапкыр кулланып карауның бер зыяны юк дип, яшьләрдә наркотикларга карата колларча бәйләнеш барлыкка килә. Шулай итеп яшүсмернең башка мавыгулары, теләк-талантлары, хыяллары бер-бер артлы артта кала бара, зәгыйфлек, йокысызлык барлыкка килә, – дип психиатр наркотик матдәләрнең ни дәрәҗәдә зыянлы булуын җиткерде.

Тормышны яратыгыз, спорт, әдәбият, музыка белән дус булыгыз, буш вакытыгызны хезмәттә уздырыгыз. Наркомания замана афәтенә әйләнгән чорда менә шундый профилактик чаралар зур роль уйный, дип яза безгә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100