news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Кнәз авылында «толерантлык агачы» акциясен уздырдылар

Акциянең максаты - кешеләр арасында яхшы мөнәсәбәт булдыру, сабырлык тәрбияләү.

(Тукай районы, 1 декабр, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл яшьләре, үсмерләр һәм балалар белән бергә «Толерантлык агачы» дигән акция уздырдылар. Акциянең максаты кешеләр арасында яхшы мөнәсәбәт булдыру, сабырлык тәрбияләү иде, дип за җирле басма.

Толерантлык агачында ул көнне гадәттәгечә яфраклар түгел, ә төрле төстәге «кул»лар үсте. Мәдәният йорты хезмәткәрләре акциядә катнашучыларга «Җирлегебез толерантлык территориясе булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?» дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Барысы да үз тәкъдимнәрен агачтагы «кул»ларга язды. Язулардан күренгәнчә, толерантлык өчен күп тә кирәкми икән: гафу итә белергә, башкаларның фикерен хөрмәт итәргә, сабыр һәм игелекле булырга, кешеләрне ничек бар шулай кабул итәргә кирәк. «Тату гаилә» дип аталган Кытай риваятендә кешеләр арасында дуслык булсын өчен йөз тапкыр яратырга, йөз тапкыр гафу итәргә, йөз тапкыр түзәргә кирәк, диелә. Акциядә катнашучылар чара ахырында бергәләп теннис уйнадылар, Кнәз авыл җирлегендә яшәүчеләр гел шулай бер-берсен аңлап яшәсеннәр иде дип теләделәр, дип хәбәр итәләр безгә авыл җирлегеннән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100