news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Кнәз авылында Май чабу бәйрәме үткәрелде

Халык рәхәтләнеп уеннарда катнашты, биеде, җырлады, кайнар чәй һәм, әлбәттә, тәмле-тәмле коймаклар белән сыйланды.

(Тукай районы, 17 февраль, "Татар-информ", "Якты юл", Тамара Тузеева). Тукай районы Кнәз авыл җирлегенең «Татарстан» совхозы поселогы үзәк урамында Май чабу бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәмгә тагын да ямь өстәп, бу көнне кояш балкып торды, һавасы да рәхәт, бәйрәмчә матур иде, дип яза җирле басма.

Чараны оештыручылар – Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелганнар белән бергә әйлән-бәйлән дә уйнады, концерт номерлары да күрсәтте, хәтта онытылып бара торган йолаларны сәхнәләштереп күрсәтте. Бу көнне балалар, яшүсмерләр һәм олылар өчен төрледән-төрле бәйгеләр, кызыклы спорт уеннары оештырылды. Халык рәхәтләнеп уеннарда катнашты, биеде, җырлады, кайнар чәй һәм, әлбәттә, тәмле-тәмле коймаклар белән сыйланды.

Кнәз авыл җирлегенең китапханәчеләре җыелганнарга итек атышлы, себеркегә атланып тизлеккә чабу, чаналарда шуу кебек мавыктыргыч уеннарда катнашырга тәкъдим итте. Әлеге бәйгеләрдә олысы-кечесе бик теләп катнашты. Май чабу бәйрәменең төп шау-шуы, уен-көлкесе – ул атларда йөрүдер, мөгаен. Әлеге традициянең нигезендә күп итеп чаналарны бер теземгә урнаштырып, озын поезд ясау, аны атка тагу һәм шуларга утырып, урамнар әйләнеп йөрү ята. Аның кадәр булмаса да олы гына чанада бала-чага рәхәтләнеп йөреп торды.

Бәйрәм ахырында, күркәм гадәт буенча, Май чабу бәйрәменең символы булган карачкыны изге теләкләрне әйтә-әйтә яндырдылар, кышны озаттылар, яз килүне чакырдылар, әйлән-бәйлән уйнадылар

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100