news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Кнәз авылында инвалидлар өчен олы фестиваль оештырылды

Чара ахырында исә фестивальнең барлык катнашучыларына да бүләкләр тапшырдылар.

(Тукай районы,13 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Кнәз авылының мәдәният йортында инвалидларны III иҗат фестивале булып үтте. Аны матур итеп мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Оксана Абрамова алып барды, дип яза җирле басма.

Иң беренчеләрдән булып җыелганнарны авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова тәбрикләде, җылы теләкләрен әйтте. Соңыннан исә республикакүләм спорт чараларында актив булганы өчен Зәкәрия Баевка истәлекле бүләк тапшырды. Моннан тыш котлау сүзләре белән Кнәз авыл җирлеге инвалидлар оешмасы рәисе Николай Самойлов, ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова чыгыш ясадылар. Илгә-көнгә тынычлык, үзләренә саулык, өйләренә бәрәкәт теләделәр.

Фестиваль башлангы җыелган халык инвалидларның үз куллары белән ясалган эшләнмәләрен, чигешләрен, бәйләүләрен карадылар. Шундый эчтәлекле күргәзмә өчен оештыручыларга рәхмәт әйттеләр. Сәхнә түреннән үзләренең иң матур җырларын Татьяна Шитова, Тәнзилә белән Наил Шәймиевлар, Галимә Абдуллина бүләк иттеләр. Михаил Федотов белән иң яшь артистыбыз Артем Абрамов Крылов мәсәлләрен укып киттеләр. Софья Габдуллина керәшен җырларын башкарды, биеп тә алды, үзе язган шигырен дә сөйләп күрсәтте. Зал аларны алкышларга күмде. Бәйрәмебез үтә дә җылы мохиттә үтте. Чара ахырында исә фестивальнең барлык катнашучыларына да бүләкләр тапшырдылар, дип хәбәр итә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100