news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Кнәз авылында Чечняда һәлак булганнарны искә алдылар

Һәлак булган солдатларны искә алып, Кнәз авыл җирлегендә митинг үтте.

(Тукай районы, 15 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл"). 11 декабрь – Чечняда һәлак булганнарны искә алу көне. Бу дата сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан егетләрнең үзләре өчен аерата әһәмиятле. Чечня кампаниясенең кайтавазы әле бүген дә Төньяк Кавказда үлеп калган егетләрнең туганнарының, якыннарының йөрәкләрендә.

Исән кайта алмаган солдатларның берсе гвардиянең өлкән лейтенанты Валерий Пучинин. Һәлак булган солдатларны искә алып, Кнәз авыл җирлегендә митинг үтте. Чарага Әфган һәм Чечня ветераны, запастагы полковник Руслан Иванилов, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, исән кайта алмаган хәрбиләрнең әти-әниләре, булачак солдатлар, Кнәз мәктәбе укучылары, «Ватан» патриотик клубы әгъзалары килгән иде, дип яза ьирле басма.

Митингны Руслан Иванилов ачты. Ул яшьләрне Ватанны яратырга өндәде, аны сакларга әзер торырга чакырды. Ил сакчылары үстергән әти-әниләргә олы рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде. Уллары һәлак булган әниләргә чәчәкләр бүләк ителде. Соңыннан Төньяк Кавказда гомере өзелгән егетләрне бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Валерий Пучининның әнисе Елена Алексеевна әлеге чара өчен бар кешегә дә олы рәхмәтен белдерде, дип яза Кнәздән хәбәрчебез Тамара Тузеева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100