news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы Кнәз авылында Бал Спасын бәйрәм иттеләр

Татарстан совхозында яшәүче Дмитрий Андреев Бал Спасына үзе аерткан бал алып килде.

(Тукай районы, 20 август, "Татар-информ", "Якты юл"). Август ае елның бакча нигъмәтләренә иң бай ае. Шуның өстенә православие динен тотучылар Спас көннәрен дә билгеләп үтә. Беренчесе – Бал Спасы. Кнәз авылында шушы тәмле бәйрәмне билгеләп үттеләр, дип яза җирел басма.

Җәйнең тәмамлануы, көннәрнең инде салкынаюы, яңгырлар сезоны башлануы, кошларның җылы якка китәргә җыенуын белдерә торган бәйрәмдә, әлбәттә инде, иң төп нигъмәт – ул бал. Татарстан совхозында яшәүче Дмитрий Андреев Бал Спасына үзе аерткан бал алып килде һәм үз эшенең серләре, нечкәлекләре белән уртаклашты. Бал темасына багышланган уеннар, бәйгеләр, рәсем конкурслары балалар күңеленә аеруча хуш килде, дип хәбәр итте безгә Кнәз авылы мәдәният йорты җитәкчесе Тамара Тузеева.

news_right_1
news_right_2
news_bot