news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Кнәз авылы коллективы «Созвездие-Йолдызлык – 2018» фестивалендә җиңү яулады

Балаларга катнашучылар сертификаты, диплом һәм магнитола бүләк иттеләр.

(Тукай районы, 14 март, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Кнәз авылының мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Умырзая» хореография ансамбле эстрада сәнгатенең XVIII Ачык республикакүләм телевизион яшьләр «Созвездие-Йолдызлык – 2018» фестивалендә чыгыш ясады, дип яза җирле басма.

Ансамбль коллективы (җитәкчеләре Марина Межеува һәм Гөлфия Адиева) дәрәҗәле фестивальдә катнашып, «Хореография» номинациясендә III урын алды. Балаларга катнашучылар сертификаты, диплом һәм магнитола бүләк иттеләр. Моннан тыш 8-13 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә үтәчәк суперфиналга да чакырдылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100