Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы Кнәз авылы балалары юл хәрәкәте иминлегенә багышланган эстафетада катнашты
Чара барышында аеруча да балаларның юл билгеләрен белүләре һәм кагыйдаләрне танулары тикшерелде.
(Тукай районы, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Кнәз авылы балалары юл хәрәкәте иминлегенә багышланган эстафетада катнашты, дип яза җирле басма.
Юл хәрәкәте иминлеге айлыгы кысаларында, Кнәз авылының мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре спорт мәйданчыгында «Игътибар – юл!» дип исемләнгән викторина оештырдылар. Уен-эстафетада Кнәз авылының I сыйныф укучылары катнашты. Чара барышында аеруча да балаларның юл билгеләрен белүләре һәм кагыйдаләрне танулары тикшерелде. Викторинаны алып баручылар укучыларга юлларны дөрес җирдән генә үтү кирәклеген, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр турында тулырак, автобус тукталышлары һәм анда торганда үзеңне тоту кагыйдәләре, шулай ук светофорның кызыл, сары һәм яшел төсләре ни аңлатканын сөйләделәр.
Соңыннан исә балалар 4 командага бүленделәр һәм эстафета биремнәрен үттеләр. Монда алар үзләрен тиз, хәрәкәтчән, максатчан, күп белергә омтылучан итеп күрсәттеләр. Әле алай гына да түгел, без аларның юл йөрү кагыйдәләрен бик әйбәт белүләренә инандык. Уен-эстафета тәмамлангач бөтен укучыларга да махсус призлар һәм юл йөрү кагыйдәләре сурәтләнгән китапчык тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз