Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районы Кнәз авыл җирлегендә районкүләм призывник көне үтте
Бәйрәмнең аеруча да дулкынландыргыч мизгелләре кызлар тарафыннан ир-егетләребезгә бер уч туфрак бирүләре булгандыр, мөгаен.
(Тукай районы, 25 апрель, "Татар-информ", "Якты юл", Тамара Тузеева).Тукай районы Кнәз авылының мәдәният йортында «Россиягә хезмәт итәм» дигән исем астында районкүләм призывник көне үткәрелде. Чарада Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариат бүлеге башлыгы Дамир Вәлиев, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, район мәгариф идарәсе башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары Эльвира Шәйдуллина, район мәдәният һәм ял итү үзәге директоры Флера Шәрипова, Кнәз авыл җирлеге башлыгының вазифаларын башкаручы Наталья Самойлова, район хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов, шулай ук хәрби хәрәкәт ветераннары, булачак солдатлар, аларның ата-аналары, укытучылар, Кнәз авылының урта мәктәбе укучылары, авыл халкы күпләп катнаштылар, дип яза җирле басма.
Бәйрәмне тантаналы рәвештә Дамир Вәлиев ачып җибәрде. Соңыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады. «Прощание славянки» маршы астында сәхнә түренә хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм призывниклар үзләре керде. Дамир Шамил улы армиянең ир-егет өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын, аның патриотизм, дисциплиналы булу кебек сыйфатлар тәрбияләвен билгеләп үтте. Шулай ук күп еллар дәвамында Тукай районы солдатларының яхшы һәм горурланырлык хезмәт итүләрен, еш кына аларны мактап, командирлардан килгән рәхмәт хатларын алуларын да әйтте. Бөтен кеше тын да алмыйча яңа гына армия хезмәтеннән әйләнеп кайткан Рәмис Зарипов чыгышын тыңлады. Ул үз үрнәгендә армия һәм аның бөтен нечкәлекләре турында бәян итте.
Бәйрәмнең аеруча да дулкынландыргыч мизгелләре кызлар тарафыннан ир-егетләребезгә бер уч туфрак бирүләре булгандыр, мөгаен. «Туган туфракны саклагыз. Ул сезнең җаныгызны иркәләп-назлап торсын, сагыш-борчулардан сакласын, ата-баба йорты, әти-әниләр, якын туган-тумачалар турында хәтерләтеп торсын», – диделәр кызлар, армия хезмәтенә чакырылучы егетләргә карап.
Бәйрәмне тагын да ямьләндереп, «Лебедушка» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар да килгән иде. Алар бөтен җыелганнарга бер-бер артлы матур шигырьләрен бүләк иттеләр. Ә кызлар исә чарага ниндидер әйтеп бетерә алмаслык моң өсти алдылар. Алар чын мәхәббәт турында сөйләделәр һәм егетләрне вальс биюенә чакырдылар. Соңыннан сүзне призывник Ренат Баһаутдинов алды. Ул барлык кешегә дә игътибарлары һәм шундый олы бәйрәм оештырулары өчен рәхмәт әйтте, намус белән хезмәт итәчәгенә ышандырды.
Әйтергә кирәк: армия хезмәтенә чакырылучылар Россия армиясе турындагы махсус видеосюжетны зур кызыксыну белән карадылар. Бу көнне шулай ук сәхнә түреннән Владимир Веретенников, Вероника Цитркоп чыгыш ясадылар. Ә бәйрәмне үтә дә эчтәлекле итеп Оксана Абрамова белән Кнәз авылының VII сыйныф укучысы Арслан Сәфиуллин алып бардылар. Чара ахырында исә бар җыелган халык «Патриот» хәрби дан музеенда да булды, андагы экспонатлар белән танышты һәм хәрби хәрәкәтләр вакытында ятып калганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз