news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Тукай районы Кнәз авыл җирлегендә әниләргә махсус түштамгалар ясап тактылар

Тукай районы Кнәз авылында «Сезнең алда башыбызны иябез, Әниләр» дип аталган махсус акция оештырылды.

 (Тукай районы, 29 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Кнәз авылының мәдәният йорты һәм «Волонтер» оешмасы әгъзалары «Сезнең алда башыбызны иябез, Әниләр» дип аталган махсус акция дә оештырдылар, дип яза җирле басма.

"Без ул көнне солдат аналары – Елена Пучининаны, Вера Попованы, Наталья Максимованы бәйрәм белән тәбрик иттек, чын ирләрне – Ватанны саклаучыларны тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт әйттек, истәлекле бүләкләр тапшырдык. Соңыннан исә бистә урамнарына чыгып, әниләргә котлау открыткалары тараттык, махсус түштамгалар бүләк иттек", ди Тамара Тузеева.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100