Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы Кнәз авыл җирлегендә кочаклашу көнен үткәрделәр
Акция барышында оештыручылар Кнәз авылында яшәүче укытучылар, мәктәп укучылары янына килеп, аларны кысып кочаклап алдылар, бәйрәм турында сөйләделәр.
Тукай районы, 30 гыйнвар, "Татар-информ", "Якты юл", Тамара Тузеева). Кнәз авыл җирлегендә кочаклашу көненә багышланган бик кызыклы, мавыктыргыч акция оештырылды. Бәйрәмнең үз традициясе буенча, дустанә формада гына таныш булмаган кешеләрне дә кочып алырга кирәк. Бу көнне шулай ук төрледән-төрле флэш-моблар, викториналар, тематик уеннар үткәрелә, дип яза җирле басма.
Акция барышында оештыручылар Кнәз авылында яшәүче укытучылар, мәктәп укучылары янына килеп, аларны кысып кочаклап алдылар, бәйрәм турында сөйләделәр, махсус буклетлар тараттылар. Буклетта «Әлеге матур көндә үзегезнең туганнарыгызны, дусларыгызны, якын кешеләрегезне, укытучыларыгызны кочакларга онытмагыз!» дип, язылган иде. Волонтерлар шул шигарьгә нигезләнеп, күргән-белгән кнәзлеләрне бәйрәм белән тәбрик иттеләр, көне буена җитәрлек энергия, күтәренке кәеф тупладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз