news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы китапханәсендә кешелеклелек темасына багышланган чара узды

Чара "Минем дөньяга күз сал" дип исемләнгән әдәби сәгать буларак үткәрелде.

(Тукай районы, 9 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә "Минем дөньяга күз сал" дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Кешелеклелек темасына багышланган бу чарада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән интернат-мәктәбе балалары, урта мәктәп укучылары, укытучылар, Мусабай-Завод, Иске Дөреш, Яңа-Бүләк авыллары китапханәчеләре, Теләнче-Тамак мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты, дип яза җирле басма.

Нәрсә ул кешелеклелек? Аны ничек танып белергә соң? Бу һәм башка сорауларга җавапларны классик язучылар әсәрләреннән, бөек кешеләрнең цитаталарыннан, әйтемнәрдән табарга тырышты балалар. Алар "Изгелек эшләре" сандыгыннан матур сүзләр табып, моңсуланган кояшка ямьләнергә ярдәм иттеләр. Яхшылык белән начарлыкны аерыр өчен, балаларга Н.Носовның "Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары" әкиятенә анализ ясалды. Бу әкиятнең курчак театры урта мәктәп укучылары тарафыннан тамашачыларга күрсәтелде. Шулай ук балаларга кечкенә китаплар ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Бу китапчыкларга балалар яхшы гамәлләр турында язылган шигырьләр дә тупладылар. Дөньяда яхшылык кына кылырга өндәгән бу чара кызыклы да, үзенчәлекле дә булды, дип хәбәр итә Теләнче-Тамак авылыннан баш китапханәче Рамилә Сәгъдиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100