news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Кече Шилнә авылы укучысы рус теленнән имтиханны 98 баллга тапшырды

Быел Тукай районында бердәм дәүләт имтиханын 83 укучы тапшырган.

(Казан, 30 июль, "Татар-информ", "Якты юл"). Быел Тукай районында бердәм дәүләт имтиханнарын 83 укучы тапшырды. Төп дәүләт имтиханнары тапшыручылар исә, ягъни тугызынчыны тәмамлаучылар, 306 бала булды. Унберенчеләрнең барысы да кулларына аттестат алды, аларның 18е чагыштырмача югары баллар алуга иреште. Тугызынчылардан 16 укучы кызыл аттестат белән чыкты, шул ук вакытта 11 бала – имтихан тапшыручыларның 3,5 проценты – минималь баскычны үтә алмады. Алар имтиханны көз көне тагын бер кат тапшырып караячаклар. Бүгенгә 306 баланың 98е унынчыга барырга, калганнары һөнәри уку йортларына керергә карар иткән, дип яза җирле басма. 

Унберенчеләр дә, тугызынчылар да, һәр елдагыча, мәҗбүри сынауларны математикадан һәм рус теленнән үтте. Тугызынчылар шулай ук татар теленнән мәҗбүри имтихан тапшырдылар. Тугызынчы сыйныфларның дәүләт йомгаклау аттестацияләренең нәтиҗәләре узган елга караганда яхшырак булды. Инглиз теле, химия, физика, тарих, җәмгыять белеме, география кебек сайлап алган фәннәрдән уңай динамика билгеләнде, бары тик информатикадан гына нәтиҗәләр бераз төште. Ә менә унберенчеләрдә, кызганычка, ике фәннән дә нәтиҗәләр былтыргыдан бераз түбәнрәк булды. Рус теленнән күрсәткеч – 71 балл, узган ел 74 иде. Республикада быел бу фәннән уртача күрсәткеч – 72 балл. Математикадан унберенчеләр быел уртача 52,8 балл җыйдылар. Бу сан шулай ук узган елгыдан бераз түбән, былтыр 56 балл булган. Ә республика буенча математикадан уртача балл, киресенчә, үскән – 55,1 баллга җиткән. Сайлап алган фәннәргә килгәндә, унберенчеләр аларның барысыннан бергә уртача 57,3 балл җыйганнар. Кызганычка, бу шулай ук узган елдан 3,3кә кимрәк.

Журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республикада 123 укучының гына 100 баллы уңышка ирешүен билгеләп үткән иде. Безнең районда андыйлар юк. Иң күп балл җыючы Кече Шилнәдән Динара Муськина. Аның рус теленнән сынау нәтиҗәсе – 98 балл. Икенче урында шушы ук фәннән 96 балл белән Инзилә Хәйруллина. Ул Түбән Суыксу мәктәбеннән. Теләнче Тамак мәктәбеннән Айсылу Йосыпова инглиз теле буенча 85 балл җыйды. Шул ук фәннән Кече Шилнә кызы Динара Муськина 84 балл туплый алды. Кнәз мәктәбеннән ике егет – Алмаз Тәхәвиев һәм Максим Щербаков математикадан 82шәр балл җыйдылар.

Унберенчеләрнең 6сы Россия Федерациясе медальләре белән чыкты. Бу балалар Биклән, Кнәз, Кече Шилнә, Түбән Суыксу, Мәләкәс, Теләнче Тамак мәктәпләреннән.
Гомуми нәтиҗәләрдән күренгәнчә, барлык фәннәр буенча быел Кече Шилнә, Яңа поселогы, Теләнче Тамак мәктәпләрендә имтиханнарда үсеш күзәтелә. Ә менә Новотроицкое, Мәләкәс, Круглое Поле мәктәпләренә әле бу өлкәдә эшне арттырырга кирәк.

Республика күрсәткечләренә килгәндә, бердәм дәүләт имтиханын Татарстанда 15 меңгә якын укучы тапшырган. Шуларның 14е аттестат алырлык баскычны үтә алмаган. Бу исемлеккә керүчеләрнең күпчелеге Казанның үзендә. Тугызынчылар арасыннан 1155 кеше әлегә аттестатсыз калган. Энгель Фәттаховның әйтүенчә, республикада үзләренең билгеләреннән риза булмаучылар да шактый. Ләкин, шулай да, былтыр апелляция бирүчеләр ике мәртәбә күбрәк булган.

Мәгариф һәм фән министрына балаларны унынчы сыйныфка алу шартлары буенча да сорау бирделәр. «Бер генә директорның укучыны унынчыга алмаска хакы юк», – дип белдерде ул. Журналистларның сорауларына җавап биреп, ул 2021 елга тугызынчыларда, 2022дә унберенчеләрдә инглиз теленең мәҗбүри имтихан булып кертеләсен билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100