Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы Казиле авылында авыл бәйрәме үтте
Казиле авылының батыры исемен, шулай ук тәкәне һәм кыйммәтле бүләкне бикләнле Илнар Рамазанов алды.
(Тукай районы, 31 июль, "Татар-информ", "Якты юл"). Шушы көннәрдә Тукай районы Казиле авылында кече авыл бәйрәме үтте, дип яза җирле басма.
Ерак җирләрне якын итеп кайткан авылдашларны, бәйрәм кунакларын Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова һәм Казиле авылы старостасы Равил Гәрәев сәламләде. Матур котлау сүзләре белән тыл хезмәтчәне, авылның почетлы кешесе Василий Абрамов һәм Казиленең элеккеге старостасы Василий Максимов чыгыш ясады. Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң мәйданда уен-көлке, җыр-бию, шау-шу башланды. Авылдашлар рәхәтләнеп уеннарда катнашты: капчык киеп йөгерде, чүлмәк ватты, таяк тартышты, күзләрне бәйләгән килеш бүләк кисте, көянтә-чиләк тотып йөгерде. Егетләр һәм ир-атлар үзләренең көчләрен гер күтәрүдә, кул көрәштерүдә һәм канат тартышуда сынап карады. Уеннарда катнашкан һәркемгә, һәр сабыйга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Иң дулкынландыргыч мизгелләр ул, әлбәттә, милли көрәш ярышлары булгандыр. Казиле авылының баш батыры исеменә 8 көрәшче мәйдан уртасында бил алышты. Озакка сузылган ярышларда көндәшләренең барысын да җиңеп, Казиле авылының батыр исемен, шулай ук тәкәне һәм кыйммәтле бүләкне бикләнле Илнар Рамазанов алды.
Бәйрәмебезне тагын да ямьләндереп мәйдан уртасында үзләренең иң матур җырларын Айгиз Әхмәтов, Наил Әнәсов авылдашларга бүләк иттеләр. Моннан тыш Кнәз авылының мәдәният йорты каршында сәнгать белән шөгыльләнүчеләр Фирдәүс Вәлиев һәм Владимир Веретенников чыгыш ясадылар. Бәйрәмебезне матур итеп җырчы Айдар Сәфәргалин алып барды. Кече авыл бәйрәме тәмамлангач та, кеше озак кына тарала алмыйча торды. Озак вакыт күрешмәгән авылдашлары, туганнары, күршеләре, дус-ишләре белән аралашты, хатирәләрне яңартты. Шундый матур чара оештырганнары өчен бөтен авыл халкы исеменнән Әнисә һәм Равил Гәрәевларга, Василий Максимовка, Азат Авзаловка, Зөфәр Мифтаховка олы рәхмәтләребезне белдерәбез, дип хәбәр итә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз