Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы «Кама» агрофирмасы шепкән уруга кереште
Бу – ашлама кертүне дә сорамый торган, аз чыгымлы үсемлек.
(Тукай районы, 3 август, "Татар-информ", "Якты юл"). Дүшәмбе көнне «Кама» агрофирмасының Новотроицкое һәм Теләнче Тамак бүлекчәләре басуларында шепкән (рыжик) уруга керештеләр, дип яза район газетасы.
Май җитештерү өчен файдаланыла торган бу культураны агрофирма беренче мәртәбә узган ел чәчкән иде. Ул былтыр барысы 651 гектарда игелде. Быел мәйданнар арттырылды – 961 гектарга җитте. Сишәмбе көнгә басуларның 90 гектары урылды, 11,6 гектары – 100 тоннадан артыграгы суктырылды.
«Бу – ашлама кертүне дә сорамый торган, аз чыгымлы үсемлек. «Агрофирмада барлык культуралардан табышлылык уртача 44 процентны тәшкил итсә, шепкәннән бу күрсәткеч 120 процентка җитә. Быел да, узган елгы кебек үк, 250 тоннаны орлыкка калдырырга, калганын Зәй ашлык кабул итү пунктына тапшырырга ниятлибез», –ди агрофирманың директоры Рәшит Хәбетдинов. Узган ел агрофирма Зәйгә бөртекне килограммын 20 сумнан биргән, орлыкны башка хуҗалыклар 35 сумнан сатып алган. Быел да шул бәяләр калыр дип көтәләр «Кама»да.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз