news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Калмия авылында Яңа ел бәйрәме үтте

Мәдәният йортында уздырылган бәйрәм чарасына авылдашлар, кайткан кунаклар күпләп килделәр, тамашачылар артистларны көчле алкышларга күмделәр.

(Тукай районы, 5 гыйнвар, "Татар-информ", "Якты юл"). Районда гына түгел бөтен республика күләмендә җиңүләр яулаган кечкенә җырчыларыбыз – Айзилә Фәрхетдинова, Азалия Галимҗанова, Данил Әюповлар берсеннән-берсе матур җырларын башкардылар, дип яза җирле басма. 

«Киңәш» клубына йөрүче ветераннарыбыз Рафис Әхмәтнуров, Гөлисә Галиева, Галимә Галимҗанова моңлы җырларын бүләк иттеләр, күрше авылдан, тумышы белән Калмия авылыныкы булган Рафаэль Хаҗиев белән берлектә үзешчәннәребез гармунга берсеннән-берсе маткр җырларын башкарып киттеләр. Кунакка кайткан Эльза Гәрәева матур биюләре белән авылдашларны шаккатырды. Тамаша театральләштерелгән күренешләр белән бергә алып барылды.

Калмиялеләрнең күңелен күрергә дип, бу көнне бәйрәмебезгә ике «күп» белә торган «әбиләр» – ФәнисәҖамалиева һәм Заһир Хаҗиев, шулай ук Шүрәле, Маймыл, Убырлы, Су анасы, Әтәч (китапханәче Энҗе Галиәхмәтова), Эт тә килгән иделәр. Моннан тыш бик сөйкемле Кар кызы ролен Язилә Сәхипгәрәева, Кыш Бабайны Флүс Харрасовлар оста итеп уйнадылар. Кичәне эзлекле итеп Чулпан Габидуллина һәм аның кызы Рәйлә алып бардылар. Җырчыларыбыз – Альмира Гыльфанова, Гөлназ Фәрхетдинова, Фәнзия Зәйнуллина, Фәнзәлия Гыйльфанова, Ильмира Миннебаева, Ләйсән Салиховаларның җырларын тамашачы бик җылы кабул итте. Бию түгәрәгенә йөрүче балалар – Тансылу Гәрәева, Динара Тимербаева, Айзилә Фәрхетдинова, Азалия Галимҗанова, Айзилә Гыйльфанова, Айзат Вахитов, Ләйлә Имаметдинова заманча бию биеделәр.

Тамаша беткәннән соң да халык таралышмады, фоеда гармунга җырлап рәхәтләнеп биеде, күңел ачты, дип хәбәр итә Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100