news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Калмия авылында шигърият бәйрәме үтте

Анда алтыдан алтмышка кадәрге кешеләр катнашуы гына да шагыйрьгә булган халык мәхәббәтенең мәңгелек булуын раслый.

(Тукай районы, 27 апрель, "Татар-информ", "Якты юл", Заһидә Нәбиуллина.). Тукай районы мәктәпләрендә, китапханәләрдә, балалар бакчаларында Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан төрле чаралар уза, дип яза җирле басма. 

Калмия авылы китапханәсендә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бик матур шигърият бәйрәме булды. Анда алтыдан алтмышка кадәрге кешеләр катнашуы гына да шагыйрьгә булган халык мәхәббәтенең мәңгелек булуын раслый. Күр инде, «Күгәрчен» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар, мәктәп укучылары шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләренә нинди нәни спектакльләр әзерләгәннәр. Эчтәлегенә туры китереп, костюмнар теккәннәр. Күбәләк тә, Шүрәле дә, Куян, Кәҗә белән Сарык та, әйтерсең лә, шигырь кичәсенә ашыгып урманнан кайтып кергәннәр.Кәҗә белән Сарык дигәннән, аларның капчыгында, әкияттәгечә, бүре башлары түгел – берсеннән-берсе матур китаплар тутырылган булып чыкты. Әкият геройлары бу хәзинәне бик отышлы итеп тараттылар. Тукайның җырлары, шигырьләре яңгырады.
Укытучы Гөлназ Фәрхетдинова шагыйрьнең биографиясе, иҗаты белән таныштырды, «Якты юл» газетасының даими хәбәрчесе Нәҗибә Сәхипгәрәева үзенең Тукайга багышланган шигырен сөйләде.

Кичәнең икенче өлеше якташ шагыйрьләребез иҗатына багышланды. Танылган шагыйрь, егермедән артык китап авторы Рәшит Гәрәй, бик күп шигырьләр, җырларын калдырып, яшьли арабыздан киткән шагыйрь Фәннүр Сафин, гомере буе тормыш төпкеленнән алынган хисләр белән сугарылган лирик шигырьләре белән шигырь сөючеләрне куандырып килгән ике китап авторы – Татарстанның атказанган укытучысы Зөләйха Закирова турында бик күп җылы сүзләр әйтелде.

Рәшит Гәрәйнең туганы Гөлчәчәк Исламова шагыйрьнең киң катлам укучыларга билгеле булмаган якларын сагынып искә алды, аны чын җир улы дип атады. Калмиядә туган, гомере буе Чувашиядә яшәп иҗат иткән язучы Ринас Гайфине авылдашлары туган якның якуты дип сагынып искә алдылар. Зөләйха Закирова Рәшит Гәрәй белән очрашуларын, аның киңәшләренең иҗатына тирән эз салуын сөйләде. Аннары һәрвакыттагыча, күңелләрне тетрәндерерлек итеп, яңа табадан төшкән шигырен укыды. Йөрәккә үтеп керә, уйландыра торган мәгънә салынган шул аның шигырьләренә. Күзкәй китапханәсе мөдире Тәнзилә Шәйхнурова авылдашы – шигърияттә үзенчәлекле эз калдырган шагыйрь, әле бүген дә яратып җырлана торган тирән мәгънәле җырлар иҗат иткән Фәннүр Сафинның иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды. Мәдәният ветераны Гөлбостан Кашбелова якташ шагыйрьләрнең әдәбият дөньясында якты эз, саллы әдәби мирас калдыруларын билгеләп үтте.

Калмия авыл җирлеге башлыгы Равил Гарипов туган телебезнең кадере, аны саклау зарурлыгы турында сөйләде. Китапханә мөдире Энҗе Галиәхмәтова шигърият бәйрәменә бик бай материал туплаган һәм очрашуны җепкә тезгәндәй матур итеп алып барды. Бәйрәм Зөләйха Закированың Зөфәр Хәйретдинов язган «Калмиям – туган оям» дигән җырын күмәкләп җырлау белән тәмамланды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100