news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы Калмия авылында «Кайнатма шоу» узды

Кем нинди кайнатма алып килә, шуңа кечкенә бүләк әзерләнгән.

(Тукай районы, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Калмия авылы мәдәният йортында бик матур бер традиция бар – кайнатмалар конкурсы уздыру. Быел конкурс итеп түгел, ә шоу, тамаша буларак уздырдык, дип яза җирле басма.

Кем нинди кайнатма алып килә, шуңа кечкенә бүләк әзерләдек. Хәния апа искитмәле пирог, «Киңәш» клубына йөрүче Гөлүсә апа, капкач авызда эри торган, төш пешергән. Фирдәниянең телеңне йотарлык коймагы белән чәй эчтек. Хуҗабикәләр – китапханәче Энҗе, укытучы Рәмзия, Колыш авылыннан Гөлфинә, Ильмира, Әнисә, социаль хезмәткәр Ильмира, Фәридә апа, Нәсимә апа, Фирдәнияләргә ихластан рәхмәт белдерәбез. 18 төрле берсен-берсе кабатламаган кайнатмаларны күзне бәйләп тә, чәй өстәле янында да авыз иттек. Кунакка «Күгәрчен» балалар бакчасына йөрүче балалар керде, ут-күршеләребез – Колыш авылыннан кунаклар бар иде, җырладык, уйнадык, бик күңелле булды, рәхмәт барлык бәйрәмгә ямь өстәүчеләргә, дип яза Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

news_right_1
news_right_2
news_bot