news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Калмия авылында һава шары туган көнен билгеләп үттеләр

Балаларның иң яраткан уенчыкларының берсе – һава шарына 234 яшь тулды.

(Тукай районы, 30 август ,"Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Калмия авылында кабартып йөри торган һава шарының туган көне уңаенан бик кызыклы кичә үткәрелде, дип яза җирле басма.

Балаларның иң яраткан уенчыкларының берсе – һава шарына 234 яшь тулды. Тарих битләренә күз салсак, 1783 елда Анноне дип исемләнгән француз шәһәрендә бертуган Этьюн һәм Жозеф Монгольфьелар мәйданда үзләре уйлап тапкан күктә очарга сәләтле булган зур куыкны сынап карыйлар. Әлеге куыкны бүген инде һәркем аэростат буларак белә. Ә чынлыкта исә һава шарының барлыкка килү вакыты борынгы гасырларга ук барып тоташа. Үз чорында уздырылучы төрле чараларда куллану өчен грекларның хайван ашказаныннан ясалып, төрле төсләргә буялган шарларны уйлап табуы мәгълүм. Беренче резин һава шарлары 1824 елда Англиядә барлыкка килгән.

Калмия китапханәсендә әлеге бәйрәмне билгеләп үтү максатыннан балаларга чын мәгънәсендә бәйрәм оештырылды. Алар өчен әзерләнгән кызыклы уеннар, бәйгеләрнең барысы да шарлар белән бәйле иде. Чарага килгән балалар, бәйрәмнең кыскача тарихы белән танышканнан соң, берсеннән-берсе уздырып, тырыша-тырыша уеннарда катнаштылар. Табышмакларга җаваплар да таптылар, яулык белән шар очырту уенында яратып уйнадылар. Гомумән, балалар рәхәтләнеп күңел ачты. Соңыннан урамга чыгып шарлар да очырдык. Балаларга гына түгел, олыларга да бик ошады кичәбез. Барысы да рәхмәт әйтеп кайтып киттеләр, дип хәбәр итә безгә Калмия авылының китапханә мөдире Энҗе Галиәхмәтова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100