news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Калмия авылы үзешчәннәре спектакльдә рольләрне зур осталык белән башкардылар

Бу пьеса тормышта, яшәештә булган барлык актуаль мәсьәләләрне сыйдырган.

(Тукай районы, 22 апрель, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Калмия авылының мәдәният йортында эшләп килүче театр коллективы һәр елда авылдашларына бер әсәр тәкьдим итә. Быел менә тамашачы хозурына Айгөл Әхмәтгалиеваның «Баш куям тезләреңә...» дигән пьесасын тәкъдим итте, дип яза җирле басма.

Бу пьеса тормышта, яшәештә булган барлык актуаль мәсьәләләрне сыйдырган. Үзешчән артистлар шулкадәр оста уйнады, тамашачы тын да алмыйча аларны карады. Театрның алыштыргысыз режиссеры – баш рольләрнең берсе булган Ак әби Шәмсенурттәйне Чулпан Габидуллина бик оста башкарды, аның улы – колхоз рәисе Сабирҗанны Марат Вәлиев, аның хатыны Кәшифә ролен Рәмзия Харрасова, кызлары Гөлшатны Гөлназ Фәрхетдинова, Гөлшатның сыйныфташы Ирекне Захир Хаҗиев уйнады. Сәхнә артында барыбыз өчен дә борчылып, һәр рольне башкаруны җиренә җиткерүче суфлер Фирдәния Галимҗанова булды. Спектакль тәмамлангач, тамашачылар артистларны җылы алкышларга күмделәр.

Калмия авыл жирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Равил Гарипов сәхнә түреннән рәхмәтләрен җиткерде, иҗади уңышлар теләде, дип яза Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100