news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы Калмия авылы яшүсмерләре наркотикларның зыяны турында сөйләштеләр

Шулай ук наркоманиягә һәм наркотик матдәләрне законсыз куллануга каршы көрәш темасына күргәзмә оештырылды.

 (Тукай районы, 4 апрель, "Татар-информ", "Якты юл", Энҗе Галиәхмәтова). Тукай районы Калмия авылының китапханәсендә «Өмет» балалар клубы белән берлектә наркоманиягә һәм наркотик матдәләрне законсыз куллануга каршы көрәш темасына күргәзмә оештырылды, дип яза җирле басма.

Чараның дискуссия рәвешендә узган беренче өлешендә яшүсмерләр наркотиклар, аларның төрләре, китергән аянычлы нәтиҗәләре турында сөйләштеләр, бер-берсе белән фикер алыштылар. Шулай ук балалар "Бәхәсле караш" һәм "Мин каршы" уеннарында, наркотикларга каршы әйтелгән "4 юк кагыйдәсе" серләренә төшенеп, сәламәт яшәү рәвеше турында хикәя дә яздылар. Яшүсмерләр бәйгеләрнең һәрберсендә дә зур теләк белән бик актив катнашып, булган проблеманы ничек күзаллауларын аңлатып бирделәр, үзләре өчен нәтиҗә ясап, фикерләре белән уртаклаштылар.
,

news_right_1
news_right_2
news_bot