news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Калмаш авылының социаль-икътисадый үсешенә багышланган семинар булды

Бүген биредә яшәү урыны буенча 1386 кеше теркәлгән.

Тукай районы Калмаш авылының социаль-икътисадый үсешенә багышланган семинар булды
tukai-rt.ru/

(Тукай районы, 10 февраль, "Татар-информ", "Якты юл", Эльвира Абдуллина). Авыл җирлекләре эшчәнлеген бәяләү буенча комиссия янәдән үз эшен башлап җибәрде. 2019 елда беренче семинар Калмаш авылында узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Комиссия үз эшен авыл советы бинасыннан башлады. Монда бер түбә астында балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, почта һәм Саклык банкы бүлекләре урнашкан. Авыл кешеләренә аларның бергә булуы уңайлы.

Әмма, авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина әйтүенә караганда, пенсия алган, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгән көннәрдә почта һәм банк бүлекләрендә алма төшәр урын да калмый. Монда якында урнашкан Күзкәй, Югары Байлар, Калмия авылларыннан җыелалар. Сәбәбе – ул авылларда почта бүлекләре юк.

Мәдәният йорты – авыл халкы өчен ял үзәге. Калмаш авылында аның бинасы 1980 елда төзелгән. Шунда ук китапханә һәм музей урнашкан. Мәдәният йортына 40 ел эчендә бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган. 2016 елда 1 млн сум күләмендәге грант исәбенә тамаша залының сәхнәсе ремонтланган, урындыклар алмаштырылган.

Мондый семинарларда шәхси-ярдәмчел хуҗалыклар аерым игътибар үзәгендә. Чөнки авылның социаль-иктисадый тормышына алар эшчәнлеге турыдан-туры йогынты ясый. Калмаш авылында күпләп мөгезле эре терлек асрамыйлар – ике авылга нибары 108 баш мал бар.

Авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина җирлекнең социаль-икътисадый үсеше буенча хисап тотты. Бүген биредә яшәү урыны буенча 1386 кеше теркәлгән. Калмаш авылы мәктәбендә 100 бала белем ала. Балалар бакчасына 68 сабый йөри, 28 бала үз чиратын көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100