news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Калмаш авылындагы балалар бакчасына ут капкан

Бина эчендә 60 кеше: балалар һәм хезмәткәрләр була.

(Чаллы, 19 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Тукай районы Калмаш авылындагы балалар бакчасына ут капкан, дип яза җирле басма.

Янгын иртәнге сәгатьләрдә чыга. Балалар бакчасының бер өлеше көтмәгәндә яна башлый. Бина эчендә 60 кеше: балалар һәм хезмәткәрләр була. Тәрбиячеләр тиз генә сабыйларны киендереп урамга, ишегалдына алып чыгалар.

Килеп җиткән янгын сүндерүчеләр тиз арада сүндерү эшенә керешәләр. Ут электр чыбыкларыннан кыска ялганыш нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100