news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Калмаш авылында яңа күпер ачтылар

Калмаш авылы күперен тантаналы төстә ачу бәйрәме үтте.

(Тукай районы, 29 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Калмаш авылында яңа күпер ачтылар, дип яза җирле басма.

Калмаш авылы Калмашка елгасының ике яр буена урнашкан. Элек-электән үк авылның бер ягы белән икенчесен агач күпер тоташтырып торган. Еллар үткән саен аны металл күпергә алмаштырганнар. Ләкин анысы да бик таушалган хәлгә килә. Авыл халкы өчен яңа күпер салу мәсьәләсе турында депутатлар җыелышында авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина күтәрелә. Ни өчен дигәндә, нәкъ шул күпер аша ел әйләнәсендә балалар мәктәпкә, ә өлкәннәр ФАПка, почтага, кибеткә ашыгалар. Бу беренче чиратта, Калмаш авыл халкының иминлеге өчен кирәк була. Һәм, ниһаять, шушы көннәрдә Калмаш авылы күперен тантаналы төстә ачу бәйрәме үтте.

Барлык җыелган халыкны район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов матур итеп тәбрикләде, күперне салу, аның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы турында сөйләде. Имам Әхмәтбиҗан абый бу игелекле эшне башкаруда ярдәм күрсәткән барча кешегә рәхмәт әйтте, илгә-көнгә иминлек, сәламәтлек-тазалык теләде. Калмаш авылының олысы-кечесе исеменнән рәхмәт сүзләре белән Гүзәлия Борһанова чыгыш ясады. Ул үзенең балачагын исенә төшерде, яшьләрнең монда җыелулары, уен-көлке ясауларын «тәмләп» сөйләде һәм күперне «Яшьлек күпере» дип атарга кирәклеген җиткерде.

Бәйрәмебезнең тантаналы өлешеннән соң халык алдында Калмаш авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче үзешчән артистлар (җитәкчеләре Гөлшат Лотфуллина) һәм ут күршеләребез – Күзкәй авылының үзешчәннәре чыгыш ясады. Халык алар белән бергә җырга кушылды, биеде, чыгышларын алкышларга күмде. Чара ахырында бөтен кеше рәхәтләнеп тәмле-тәмле пироглар белән чәйләр эчте, бер-берсен кечкенә генә булса да, үзебезнең бәйрәм белән котлады. Шул уңайдан, безгә тәмле ризыкларын пешереп алып килгән Рәзинә Мәгъсүмова белән Халидә Хәмидуллинага рәхмәтләребезне әйтәбез, дип хәбәр итә безгә Калмаш авылының китапханә мөдире Гөлсимә Салихова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100