Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы Калинино авылында изге чишмәне яңарттылар
Калининодагы чишмә авыл халкының үз исәбеннән – үзара салым акчасыннан ремонтланды.
(Тукай районы, 27 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Калинино авылында чишмә ачу икеләтә бәйрәм булды: тантана 21 сентябрьгә – Иисус анасы Изге Мария туган көнгә туры килгәнлектән, әлеге йоланы да билгеләп үттеләр. Чишмәне дә шул исем белән – Иисус анасы Изге Мария чишмәсе дип атадылар, дип яза җирле басма.
Бу чишмәне элек Калининода кое дип йөртә торган булганнар. Чөнки суны биредә коедагы кебек чиләк белән чумырып алганнар. Реконструкциядән соң да чишмәнең шушы үзенчәлеген саклап калдырганнар. Әлеге чишмә – авыл өчен изге урын. Ул Калининоның уртасында – авыл урамын бүлеп аккан елга буенда урнашкан. Ир-атларны сугышка озатканда да авыл халкы шунда килә торган булган. Фронтка китүчеләр чишмә янында кулъяулык бәйләп калдырганнар. Армиягә китүче егетләр дә чишмә белән саубуллашмый калмаган, аларның да чигелгән кулъяулыклары биредә урын алган. Чишмә ачу тантанасында авылның иң өлкәннәре – Анна Виссарионова һәм Николай Соловьев тарихның шушы мизгелләренә тукталдылар.
Чишмәне реконструкцияләү башлангычын бар Калинино халкы күтәреп алган. 2017 елның үзара салым акчасын нәкъ менә шушы эшкә тотарга булганнар. Шулай итеп, авыл кешесеннән җыелган 15 мең 150 сум һәм шуңа өстәп дәүләттән бирелгән 60 мең 600 сум акча шушы максатка тотылган. Барлык эшләрне «Тукайводоканал» оешмасы башкарган: башта бөтен территорияне тәртипкә китергәннәр, сазны суыртып алганнар, аннары чишмә өстенә чатыр урнаштырганнар. Анысы да гади генә түгел – гөмбәзле. Ә эчтә Изге Мария сурәте. Гөмбәзне Калинино халкына «Тукайводоканал» предприятиесе директоры Григорий Петров бүләк иткән, оешма үзе үк урнаштырган. Мәрмәрдән эшләнгән Изге Мария сурәтен исә Николай атакай алып кайткан. Шулай итеп, чишмә изге урын булуын киләчәктә дә дәвам итәчәк, авылның күп йолалары шушында үткәреләчәк.
Кече авыл халкы гадәттә бер йодрык булып яшәргә гадәтләнгән. Калининода да шушы сыйфат күп еллар дәвамында сакланып килә. Сабантуйлар дисеңме, башка милли йолалармы – күңелле һәм матур үтә биредә. Бүген авылның үз активистлары бар. Алар – Юрий Шаймаков, Михаил Мартемьянов, Иван Виссарионов – чишмәне төзекләндерүдә дә төп башлап йөрүчеләр булганнар.
Чишмә ачылу тантанасында район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Әсхәдә Наврозова, Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Ирина Кузнецова калининолыларны бәйрәм белән котладылар, үзара салым җыюда актив катнашып, акчаны шундый файдалы һәм изге эшкә тотканнары өчен рәхмәт белдерделәр. Шулай ук авыл җирлеге депутаты Михаил Мифодеев бирегә җыелганнарга үз теләкләрен җиткерде. Николай атакай илгә-көнгә изгелек теләп гыйбадәт кылды.
Мәләкәстән килгән «Питрау» фольклор ансамбле үзешчәннәре үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Чишмә янында чәй өстәле дә әзерләнгән иде. Авыл халкы самоварда кайнаган хуш исле чәй эчеп, рәхәтләнеп аралашты, бер-берсенең хәл-әхвәлләрен сорашты. Чишмә ачу тантанасы, шулай итеп, Калинино өчен үзенчәлекле һәм матур бер бәйрәм булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз