Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районы кадетлары Яр Чаллыда көчләрен сынады
Яр Чаллының «Гренада» паркында беренче мәртәбә «Кадетлар көрәше» дип аталган республикаара патриотик хәрби-спорт чарасы үтте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Тукай районы, 24 май, "Татар-информ", "Якты юл" ). Тукай районы кадетлары Яр Чаллыда көчләрен сынады. Ярышларның һәр төрендә алар призлы урыннар алдылар, дип яза җирле басма.
Яр Чаллының «Гренада» паркында беренче мәртәбә «Кадетлар көрәше» дип аталган республикаара патриотик хәрби-спорт чарасы үтте. Анда Татарстанның һәм Удмуртиянең махсуслашкан мәктәпләре укучылары көч сынашты. Әлеге мәртәбәле ярышта республиканың Яр Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Алабуга шәһәре сортчылары белән бергә тукайлылар да көчләрен сынады. Командалар 7-8 сыйныфларда укучы кадетлардан тора иде. Чүпрәле районы исеменнән мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында эшләүче «Отвага» командасы чыгыш ясады. Команданың капитаны – Данил Әлмөхәммәтов, аның составында Данил Абражеев, Мксим Ерхов, Артём Ко җевников, Гриша Цыганков, Альберт Шәрәфиев иде.
Кадетлар җиде этапта көч сынды: Калашников автоматын сүтеп җыйды, пневматик винтовкадан атты, лазертагта ярышты, каршылыклар полосасыннан үтте, граната атты, гомуми физик әзерлекләрен, стройга тезелү осталыкларын күрсәтте.
Барлык ярышлар буенча да «Отвага» командасы призлы урыннарга лаек булды. Аерым алганда, гомуми физик әзерлектә, граната атуда – 1нче урыннар, пневматик автоматтан атуда – 2нче урын, каршылыклар полосасында – 3нче урын, гомуми команда исәбендә 2нче урынга чыктылар. Егетләрне ярышларга Виктор Белов һәм Людмила Овчинникова әзерләде, дип яза «Якты юл» газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз