Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы Күзкәй авылында язучы Зифа Кадыйрова белән очрашу үтте
Аның китаплары кибет киштәләрендә тузан җыеп ятмый – эзләп алып укыйлар. Автор аларны, укучылар соравы буенча, кабат-кабат бастырды.
(Тукай районы, 8 февраль, "Татар-информ", "Якты юл", Заһидә Нәбиуллина). Тукай районы Күзкәй авылында язучы Зифа Кадыйрова белән очрашу үтте. Соңгы елларда үзенчәлекле эчтәлекле әсәрләре рухи дөньябызга давылдай бәреп кергән Зифа Кадыйрова китаплары Интернетка чумган милләттәшләребезне кулларына китап алырга, кат-кат укырга мәҗбүр итте, дип яза җирле басма.
Аның китаплары кибет киштәләрендә тузан җыеп ятмый – эзләп алып укыйлар. Автор аларны, укучылар соравы буенча, кабат-кабат бастырды. Чөнки авторның бөтен йөрәк җылысын биреп, тормыш төбеннән алып язылган әсәрләре беркайчан да искерми, буыннан-буынга күчә торган ярату һәм тугрылык, хатын-кыз сабырлыгы, сынауларга дучар ителгән яралы язмышлар, шатлыгын да, газабын да үзенә сыйдырган мәхәббәт турында...
Күзкәй авылы китапханәсендә соңгы елларда әнә шундый киң танылу алган (әсәрләре рус теленә дә тәрҗемә ителә, «Сагынырсың мин булмам» повесте сәхнәдә куелды) язучы, Татарстан Милли китапханәсендә «Ел китабы – 2013» республикакүләм бәйгесенең «Татар прозасы» буенче җиңүчесе, биш китап авторы Зифа Кадыйрова белән күңелләрдә озак сакланырлык бик җылы, бай эчтәлекле очрашу булды. Анда укытучы апалары белән бергә югары сыйныф укучылары, «Хәзинә» ветераннар клубына йөрүчеләр катнашты. Зифа Кадыйрова (рәхмәт төшкере) үзе белән кызыклы шәхесләр – берничә китап авторы, шәһәрдә 55 ел буе эшләп килүче «Ләйсән» әдәбият-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, китапханәче Роза Хәмидуллина, мәдәният хезмәткәре, автор-башкаручы Зөлфия Җиһанны да алып килгән иде.
Өлкәннәрдән дә бигрәк бу очрашуны укучы егетләр һәм кызлар өчен чын тәрбия, әхлак тәрбиясе дәресе булды. Язучы апалары гаилә учагы җылысы, әби-бабайлар, әти-әниләр кадере, тормыш юлында очрый торган каршылыкларны, язмыш куйган киртәләрне җиңә белү өчен яшьтән үк кыенлыкларга бирешмәскә, җебеп төшмәскә өйрәнеп үсәргә киңәш итте, шәфкатьле, ярдәмле, саф күңелле булуның әҗере турында бик гади дә, үтемле дә итеп сөйләде. Роза Хәмидуллина Зифа Кадыйрованың иҗаты турында тәфсилләп сөйләде. «Аның китапларын укыганда шундагы тормыш эчендә кайныйсың, шундагы геройлар арасында йөрисең, алар өчен борчыласың, шатланасың. Кайда гына очрашуга барсак та, укучылар аннан тагын шундый – йокымсырый башлаган күңелләрне кузгата торган китап язуын сорыйлар, иҗат ялкыны сүрелмәсен. Күзкәйгә авторның дүртенче тапкыр килүе. Шундый җылы мохитта китап укучылары белән очраштырган өчен китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнуровага зур рәхмәт», – диле ул һәм үзенең шигырьләрен укыды. Зөлфия Җиһан сүзләрен дә, көен дә үзе иҗат иткән җырларын башкарды.
– Минем әсәрләрем тормыштан алып язылган, үземне язучы буларак хис итмим. Нәрсә җанымны тетрәндерә, күңелемне ниләр борчый, нинди гыйбрәтле язмышларны очратам, шулар хакында язам, – диде Зифа ханым. – Кеше җиңә алмаслык кайгы-хәсрәт юк. Аллаһы кешегә күтәрә алмаслык кайгы бирми, авырлыкларны җиңәргә бары сабырлык, вакыт кирәк. Мин ачы язмышка дучар булган геройларым язмышы аша укучыларыма шуны җиткерергә тырышам, – дип сөйләде язучы очрашуда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз