news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы Күзкәй авылында комлы конкурс узды

Тукай районында балалар белем чишмәсенә – китапханәгә дә юлны онытмыйлар.

(Тукай районы, 11 август, "Татар-информ", “Якты юл“ ). Тукай районында мәктәп укучылары җәйге ял булуына карамастан, китапханәгә дә юлны онытмыйлар. Кызыклы китап алыр өчен килеп торалар. Китапханәче апалары белән бергә әкиятләр укыйлар, пластилиннан фигуралар ясыйлар, бергә-бергә мастер-класс үткәрәләр, дип яза җирле басма.

Шулай ук мультфильмнар да карыйлар. Китапханә белән генә чикләнмичә, табигатькә үк чыгып китәләр. Бу юлы Күзкәй авылы китапханәсе кунаклары, комлка чыгып, «Комдагы хыяллар» дигән конкурс үткәрделәр. Әйтергә кирәк, чынлап та хыяллар тормышка ашты, балаларның тырышлыгы ярдәмендә тоннель, замок, чәчәкле ком таулары (барханнар) һәм зур кояш искиткеч матур килеп чыкты. Конкурста нәкъ менә дуслык җиңгәнне күрсәтеп, кояш ясап фотога да төштеләр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot