Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районы Күзкәй авылында «Хатирә» ветераннар клубында Яңа елны каршылау кичәсе узды
Бәйрәм алдыннан китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова узган елда башкарылган эшләргә тукталды.
(Тукай районы, 5 гыйнвар, "Татар-информ", "Якты юл"). Китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова узган елда башкарылган эшләргә тукталды. Эшләгәнгә эш карышмый, дип юкка гына әйтмиләр. Балаларны чакырып, экология елына багышланган бик күп тәрбия чаралары уздырылды, дип яза җирле басма.
Авылыбызның мөхтәрәм кешесе, 16 китап авторы Галимҗан Вәлиев истәлегенә хис-тойгыларга бай «Өчпочмаклы солдат хатлары» китабына багышланган китап укучылар кичәсен аласыңмы яки гармун-халык җырлары белән уздырыла торган туган көннәрнеме, һәрберебез гомерен багышлаган һөнәри бәйрәмнәребезне искә алабызмы, җанга рәхәтлек, күңелгә тынычлык бирә торган кул эшләреме – лаеклы ялга чыгып, коллективыннан аерылган һәрберебезгә рухи ныклык бирә, бер гаиләгә берләштерә. Кичләрен тезелешеп скандинавларча йөрергә чыгуыбыз үзе бер күңелле манзара, сәламәтлек мәктәбе.
Болар хакында Тәнзилә Ахуновна Яңа поселогында уздырылган тәҗрибә уртаклашу фәнни-гамәли конференциядә дә сөйләде. Күзкәй китапханәсенең 100 мең сум грант отуы да безнең өчен горурланырлык вакыйга булды. Ә Яңа елны каршылау бәйрәмендә тагын бер табыш – «Хатирә» клубының үз шагыйрәсе Һәмдия Акмалова һәрберебезнең холкын, чынбарлыгын чагыштырган шигырь-табышмаклар иҗат иткән. Аларны үз куллары белән бизәп ясаган открыткаларга язган. Шигырь-табышмакка җавап эзләп гөр килүебез үзе генә дә ни тора. Аннары, алдан әзерләнеп куелган маскаларны киеп, Кыш Бабайны каршыладык. Еллар имин булсын, тату булып, матур яшик. Өлкәннәргә тагын ни кирәк?!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз