news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Күзкәй авылы китапханәсе укучысы янына үзе чыга

«Китап укучысын эзли» акциясе авыл урамында беркемне дә битараф калдырмаган.

(Тукай районы, 21 август, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Күзкәй авылы китапханәсе укучысы янына үзе чыга, дип яза җирле басма.

Кешене хәзер китапханәдә генә көтеп утырып булмый, дип хәбәр итте безгә Күзкәй авылы китапханәчесе Тәнзилә Шәйхнурова. Биредә бик шәп алымны куллана башлаганнар. Сез китапханәгә килмәсәгез, китапханә үзе сезгә килә, дип алар ачык һавада китап күргәзмәсе оештырган.

«Китап укучысын эзли» акциясе авыл урамында беркемне дә битараф калдырмаган. Балалар да, өлкәннәр дә – һәммәсе туктап, белем чишмәсеннән рухи азык алган. Авыл халкы үзләренә ошаган китаплар белән танышкан. Ә китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова яңа кайткан китаплар белән таныштырган, кызыксындырган сорауларга җавап биргән. Шулай ук өйләренә китап алып китүчеләр дә булган. Мондый акцияләрне үткәрүне киләчәктә дә дәвам итәргә ниятлиләр Күзкәй авылы китапханәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100