news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Күктәк Мирсәет авылында сугыш каһарманнары истәлегенә һәйкәл ачылды

Бу авылдан баһадирдай 74 ир-егет сугышка киткән, шуларның 47се яу кырында мәңгелеккә ятып калган.

(Тукай, 18 май, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Күктәк Мирсәет авылында сугыш каһарманнары истәлегенә һәйкәл ачылды, дип яза җирле басма.

Һәйкәл авылга кергән юлда, елга яры буена урнашты. Обелиск шушы авылда туып-үскән, хәзерге көндә Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Татарстан Республикасының атказанган табибы Илшат Мәҗит улы Идрисов, аның улы Рамил, «Татмелиоводстрой»ның Яр Чаллы филиалы җитәкчесе Вахит Гыйздәтуллин көче белән төзелде.

Илшат Мәҗит улының 2017 елда Әнвәр Мәхмүт улы Залаков ярдәме белән тагын бер хыялы тормышка ашкан иде – Күктәк Мирсәет авылында барлык таләпләргә дә җавап бирә торган буа барлыкка килде. Кызганычка, Әнвәр Мәхмүт улы бүген арабызда юк инде.

Илшат Идрисовның әтисе Мәҗит ага тормышның ачысын күп татыган, әсирлектә булып, ике тапкыр качып, сугыштан соң да «пленный» тамгасы белән яшәгән, хезмәт куйган бөек шәхес. Сугышка киткәндә аны кечкенә биш баласы озатып кала. Бар авырлык тормыш иптәше Маһиҗамал җилкәсенә төшә. Сугыштан соң алар тугыз бала үстерәләр. Барлык балалары да тормышта үз юлларын табып, матур тормыш кичерәләр.

Мәҗит аганың улы Илшатка туган төбәгенә, җиңү яулаган авылдашларына хөрмәте башлаган изге эшендә ярдәм иткәндер. Илшатның энесе Фирдәвис тә төзелеш эшенең үзәгендә булды. Сугышта вафат булган авылдашлар истәлегенә 47 төп миләш утыртылды. Илгизәр Бикмөхәммәтов, Салават Кәлимуллин миләш агачларын төпләп әзерләп куйдылар. Ярның икенче ягына чияләр утыртылды.

Һәйкәл ачылу тантанасын Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгытдинов башлап җибәрде. Һәйкәл ачуда зур хезмәт куйган авылдашларга рәхмәт хатлары тапшырды. Район хакимияте исеменнән үзәк шифаханәнең баш табибы Галим Сабирҗанов тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Һәйкәлне ачу Илшат Идрисов белән аның улы Рамилгә тапшырылды. Авылыбызның имам-хатыйбы Мөдәрис хәзрәт яу кырында вафат булган авылдашларыбызга багышлап дога укыды. Илшат Идрисов авылдашларын, килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, бу изге эшне башкаруда ярдәмнәре тигән һәр кешегә рәхмәтләрен җиткерде. Мәктәп укучыларының чыгышын да җылы алкышлар белән кабул иттеләр. Бәйрәмгә кунак булып кайткан танылган җырчылар Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисова Күктәк Мирсәет халкына үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Фирдәвис Идрисов та, әтисенә багышлап, моңлы җырын башкарды. Авылдашлар исеменнән рәхмәтләрне Әүфәр Вәлиев һәм Әминә Шайдуллина җиткерде.

Бу һәйкәл ачу гына түгел, горурланырлык үткәнебезгә еллар узгач карау, тарихыбызны барлау, яу кырында ятып калган туганнарыбыз каршында башларыбызны иеп, безгә бүләк иткән тыныч тормыш өчен тирән рәхмәтләребезне белдерү, авылдашлар каршында туганлык җепләрен ныгыту да булды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100