news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы җитәкчеләре шефлык частенда солдатлар янында булып кайттылар

Әлеге частьта Тукай районының 13 егете, шулай ук Яр Чаллыдан 17 егет хезмәт итә.

(Тукай районы, 30 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев һәм җиде кешедән торган артистлар төркеме күптән түгел Мәскәү өлкәсе Наро-Фоминск районы Калининец поселогында шефлык частенда булып кайтты. Әлеге частьта районның 13 егете, шулай ук Яр Чаллыдан 17 егет хезмәт итә, дип яза җирле басма.

Район делегациясен егетләр бик сөенеп каршы алганнар, чәй өстәле артында дустанә аралашканнар. Районнан барган артистлар хәрбиләргә эчтәлекле һәм матур концерт бүләк иткәннәр. Җырчыларны тукайлылар һәм чаллылылар гына түгел, залдагы башка солдатлар да – барлыгы 300ләп кеше бик рәхәтләнеп тыңлаган.

Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә Дамир Вәлиев тәэсирләре белән уртаклашты, сәфәрдә булып кайткан артистларга рәхмәт хатлары тапшырды. «Мондый чаралар бик кирәк. Гомумән, хәрби-патриотик тәрбияне тагын да көчәйтү мөһим», – дип белдерде район башлыгы Васил Хаҗиев хәрби комиссарның чыгышыннан соң. Әлеге юнәлештә Кнәз авыл җирлегендә эшнең башкаларга үрнәк булуын билгеләп үтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100