Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы Иске Җирекле авылында балалар өчен күңелле тамаша үтте
Яңа ел бәйрәмендә балалар янына кунакка төрле әкият геройлары һәм, әлбәттә, Кыш Бабай белән Кар Кызы килде.
(Тукай районы, 5 гыйнвар, "Татар-информ", "Якты юл"). Сабыйлар аларга үз талантларын күрсәттеләр: матур җырларын башкардылар, дәртле биюләрен биеделәр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Кыш Бабай бер баланы да бүләксез калдырмады, дип яза җирле басма.
Шулай ук Иске Җирекле авылы мәдәният йортында «Могҗиза эзләп» дип исемләнгән тамаша да үтте. Бәйрәмдә авыл үзешчәннәре актив катнашты. Авыл халкы бик яратып «Пчелки» хореографик коллективы, «Хәзинә» һәм «Җакын туганнар» фольклор коллективларын каршы алды. Авылдашларын шигъри юлларга салып, матур итеп бәйрәм белән Гөлгенә Исрафилова тәбрик итте. Бәйрәмебез бик күңелле, җылы мохитта үтте, дип хәбәр итә «Дуслык» күпфункцияле үзәк директоры Гөлназ Зарипова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз