news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Иске Җирекле авылы үзешчәннәре Зәй районы Түбән Олыҗы авылында концерт куйды

Концерттан сон аралашу чәй өстәле артында дәвам итте.

(Тукай районы, 8сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Иске Җирекле авылы үзешчәннәре Зәй районы Түбән Олыҗы авылына концерт белән барды, дип яза җирле басма.

Кайчандыр моннан 20 ел элек район белән район, авыллар арасында бик еш мәдәни чаралар үткәрелә иде. Инде менә яңадан, шул вакытларны искә алып, без – Иске Җирекле мәдәният клубында эшләп килүче ветераннар фольклор коллективы һәм яшь буын бию коллективы, моннан тыш яшь оста җырчыларыбыз белән берлектә Зәй районы Түбән Олыҗы авылына концерт белән бардык.

«Бер күрешу – үзе бер гомер бит, күршеләр!» – дип каршы алдылар безне Зәй районы Түбән Олыҗы авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл кешеләре. Ә инде каршыбызда басып торган бик матур милли киемнәрдән киенгән кызлар кулыннан телеңне йотардай чәкчәкләр авыз иткәч, без чыннан да бу авыл халкының кунакчыл икәнен күреп, куанып куйдык. Клуб тирәсендәге гөлбакчадай чәчәкләрне күреп, тагын да илһамланып, дәртләнеп эчкә уздык, матурлык белән сокландык. Минем шул чагымда исемә егерме еллар элек ат чаналарына төялеп, салкын клубларда мәдәният чаралары үткәреп йөргәннәр искә төште. Ул чаклар белән чагыштырганда, мондый клубларда хәзер бик рәхәтләнеп эшләргә, ял итәргә була. Безне алар бик җылы каршы алдылар, ә Тукай районы, үз чиратында, безгә барырга-кайтырга бик уңайлы автобус җибәргән иде.

Кунак ашы – кара-каршы, дип, без дә аларны кунакка чакырып кайттык. Клубка килгән халык сәхнәгә чыккан һәрбер кешене, ансамбльне җылы алкышлар белән каршы алды. Концерттан сон аралашу чәй өстәле артында дәвам итте. Кара-каршы матур җырлар җырлап, такмаклар әйтеп, мәдәният хезмәткәрләренең үз куллары белән пешергән тәмле халык ризыкларын авыз итеп, бик соң гына таралыштык. Күңелдә бик матур истәлекләр калды, дип яза Иске Җирекле авылыннан Гөлгенә Исрафилова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100