news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Иске Гәрдәле авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Объект төзелешенә 2,9 миллион сум сарыф ителгән.

Тукай районы Иске Гәрдәле авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды
tukai-rt.ru/

(Тукай районы, 2 гыйнвар, "Татар-информ", "Якты юл" , Алена Фазылова). Тукай районының Иске Гәрдәле авылында фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Объект төзелешенә 2,9 миллион сум сарыф ителгән. Биредә фельдшер кабинеты, процедуралар бүлмәләре урнашкан, пункт заманча медицина һәм яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән, кайнар суы, канализациясе бар, идән җылытыла, аерым котельня бар.

Пунктны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Альбина Шәйхетдинова, район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов, авыл халкы катнашты.

"Бүген мөhим вакыйга. Бу безнең районда 11нче өр-яңа, матур, модульле фельдшерлык пункты. Әйтергә кирәк, hәр авыл җирлеге медпунктларында халыкның сәламәтлеген саклау өчен шартлар тудырыла. Хәзер Иске Гәрдәлегә килеп керү белән социаль объектлар балкып тора. Кибет, мәдәният йорты, фельдшерлык пункты – болар барысы да бик кирәк", – диде район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100