Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы Иске Дөреш авылында үткән мөнәҗәтләр кичәсендә Зөһрә Сәхәбиева да чыгыш ясады
Районкүләм бу мөхтәрәм кичәдә барлыгы 42 мөнәҗәт көйләүче катнашырга теләк белдергән.
(Тукай районы, 6 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). «Мөнәҗәтләрдә – халкыбызның җан авазы» дигән исемгә нигезләнеп, Тукай районы Иске Дөреш авылының мәдәният йортында имам-хатыйб Җәүдәт хәзрәт Харрасов башлангычы белән күңелләрне сафландыручы, җаннарыбызга рухи яңарыш бирүче бик матур кичә – мөнәҗәтләр кичәсе булып узды, дип яза җирле басма.
«Мөнәҗәт» – гарәп-фарсы теленнән «Ходайга ялвару», «Ходай белән яшерен әңгәмә» дип тәрҗәмә ителә. Хәзерге катлаулы заманда исә мөнәҗәт әйтүчеләребез мөнәҗәтләрне кешеләр күңеленә иман иңдерү, рухи яктан «гарипләнүгә» юл куймаска дигән теләк белән көйлиләр.
Районкүләм бу мөхтәрәм кичәдә барлыгы 42 мөнәҗәт көйләүче катнашырга теләк белдергән. Иң яшь башкаручы Сәмәкәй авылыннан 14 яшьлек Ләйлә Сөләйманова оста итеп «Сак-Сок» бәетен көйләп күрсәтте, аның моңлы, аһәңле тавышына залда утыручы беркем дә битараф калмады кебек. Инде күп тапкырлар ишеткәнебез булса да, Ләйлә ул бәетне яңача башкарган кебек тоелды безгә. Ә инде иң өлкәне Калмия авылыннан «мөнәҗәтче» 80 яшьлек Мәрьям Хаҗиева, булды, ул «Аллаһыга шөкер кылам!» дигән мөнәҗәт көйләде. Барлык катнашучылар да мөнәҗәтләрен ихлас һәм чиста күңел белән башкарып чыктылар. Катнашучылар бик күп булса да «бер тында, бер сулышта», бик тә самими узды бу кичә, гүя һәрбер кешенең күңеле сафланып, йөзе нурланып калды.
Кичәбездә мәртәбәле кунагыбыз – шушы авыл җирлегендә туып-үскән моңлы җырчы-сандугачыбыз, Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиеваның да катнашуы бәйрәмгә аерым төс, тылсым өстәде. Зөһрә ханым үз репертурыннан моңлы мөнәҗәтләр көйләде, һәрбер катнашучыга иң изге теләкләрен дә ирештерде:
– Мөнәҗәтләребез буыннардан-буыннарга күчсен, иман байлыгы, изгелек орлыгы чәчсен, бала-оныкларыбыз аларны ишетсеннәр, күңелләренә иңдерсеннәр иде! – диде ул.
«Мөнәҗәтләр кичәсе»н бик оста, эчтәлекле итеп, һәр мөнәҗәтне темасына туры китереп, төрле мәгънәләрен аңлатып, Сәмәкәй авылыннан Альфира Исхакова алып барды. Соңыннан һәрбер катнашучыга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Бу күләмле кичәне оештыруда ярдәм иткән һәрбер кешегә ихластан рәхмәтләребезне белдерәбез.
«Кеше кайда гына йөрмәсен, кемнәр белән генә очрашмасын, аларның һәрберсенең бары тик иманлы юлдан гына йөрүләрен телисе килә, җаннарыбыз тыныч, саф, холкыбыз сабыр, тәнебез дә, җаныбыз да һәрчак игелек орлыклары гына сипсен! Йөрәкләргә шифа, яшәргә көч-куәт бирүче халкыбыз иҗаты күңел түрләребезгә, өйләребезгә, Ватаныбызга муллык вә сәгадәт, тынычлыклар әйләсен!» – шундый бик матур сүзләр белән тәмамланды «Халкыбызның җан авазы» дигән мөнәҗәтләр кичәсе, бары «Амин!» диясе генә кала, дип яза Яңа Бүләк авылыннан Дилбәр Гыймазетдинова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз