news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Иске Дөреш авылы егете декоратив вак таш җитештерә башлаган

Мондый вак ташларны Айназ беренче тапкыр армия сафларында хезмәт иткәндә, Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад шәһәрендәге паркында күргән.

(Тукай районы, 20 июль, "Татар-информ", "Якты юл"). Айназ Хөсәенов Тукай районы Иске Дөреш авылында туып-үскән. Хәзерге көндә дә, туган туфрагына тугры калып, туган авылында яши. Айназ күпкырлы кеше, аның шөгыльләре дә шактый: футбол, хоккей, шахмат уйнау һәм күп ир-атларга хас шөгыль – балык тоту. Болардан тыш, ул вак ташны буяу эшләре белән дә мавыга башлаган, дип яза җирле басма.

Мондый вак ташларны Айназ беренче тапкыр армия сафларында хезмәт иткәндә, Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад шәһәрендәге паркында күргән. Күз явын алырлык чәчәкләргә күмелгән ташлар, аны үзенә җәлеп итеп, шунда ук күзенә ташланганнар.

Күп тә уйламыйча, егет декоратив вак таш җитештерү технологиясен, буяу өчен нинди күләмдә материал кирәклеген өйрәнеп, эксперимент рәвешендә аны ясап карарга да булган.

– Үзем ясаган декоратив ташлар бик тә матур килеп чыкты һәм шуннан соң мин бу эш белән җитди шөгыльләнергә ниятләдем, – дип cүзен башлады Айназ.

Егет әле беренче елын гына эшли, әмма моңа карамастан, ул ташларның барлык буяу серләренә төшенгән. Бу ташлар гаҗәеп матур килеп чыксын өчен ул аның бар нечкәлекләрен төгәл үти. Иң мөһиме, буяу яңгырда юылмаска һәм кояш астында озак ятып төсен җуймаска тиеш, дип аңлатты яшь оста.

– Декоратив вак ташны җиргә түшәү өчен таш җәеләсе урынның җир катламын 5-10 см салдырырга, шуннан соң 2 см калынлыгында ком җәеп тыгызларга кирәк. Өстенә тишекле полиэтилен пакет каплап, тагын бер кат ком жәяргә һәм полиэтиленны бастырырга кирәк. Соңгы катлам итеп кенә декоратив таш салына, – дип киңәш бирде Айназ.
Фантазияңне кушып әлеге декоратив вак таш ярдәмендә үз ишегалдыңны, бассейнарны келәмнәр, мәйданчыклар ясап ямьләндерергә, шулай ук чәчәк клумбаларын да бизәргә була.

Хәзерге заманда үзлегеннән өйрәнгән егет Айназ Хөсәеновның шөгыле – күркәм күренеш. Менә шундый акыллы, максатчан, тырыш һәм дөньяның мөмкинлекләрен ычкындырмый торган Иске Дөреш егете район яшьләренә үрнәк булып тора, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100